ИҢ ЯКЫННАРЫБЫЗГА 8 МАРТКА ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ТӘБРИКЛӘҮЛӘР
Ел фасылының иң матур чоры – яз! Моның белән килешми мөмкин түгел. Чөнки нәкъ менә бу вакытта табигать уяна, күңелдә яңа хисләр туа. Шуңа өстәп, язын иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе билгеләп үтелә. Сүз, әлбәттә, 8 март бәйрәме турында!
Әлеге бәйрәмне барлык хатын-кыз заты да зарыгып көтеп аладыр. Ягъни, әниләр, әбиләр, кыз балалар, яшүсмерләр һәм башкалар. Чөнки нәкъ менә бу көнне алар үзләренең якыннарыннан бүләкләр һәм котлаулар кабул итеп алалар! Котлаулар дигәннән, әйдәгез, оригинальләре белән танышып узыйк!
Әниләр өчен тәбрикләү сүзләре:
– Минем иң кадерле кешем – әнием! Сине халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелемнән тәбриклим. Якыннарың сине һәрвакыт матур чәчкә бәйләмнәре, җылы сүзләр белән куандырып торсыннар. Иң мөһиме – һәрвакыт үзең булып кал. Ә иң яхшысы – баладай яңа уенчыкка, зур кешедәй балалар исәнлегенә куанып яшә! Барлык борчулар сине 1000 метр ара белән читләтеп узсын! Юлыңда бары тик белемле, сине хөрмәт итүче затлар гына очрасын. Стресс дигәннәре, адресыңны белеп, сиңа беркайчан да ишек какмасын! Һәрвакыт безнең белән бер дулкында бул! Әле күп еллар узгач та, синең белән «ТикТок» карап ятарга насыйп булсын.
Яраткан кызың өчен котлау үрнәге:
– Кадерле, киребеткәнем! Язның иң матур бәйрәме белән котлыйм сине! Тын океанның ни өчен «тын» икәнен беләсеңме? Аны мин тынычландырдым. Бары тик синең өчен генә! Әмма син океан сыман беркайчан да тынып торма! Һәрчак яңа идеялар белән ян! Янәшәңдәге кешеләрне үзеңнең оригинальлегең, акылың, юмор хисең белән «чәнчеп» тор! Төнлә торып ашасаң да, артык авырлык проблемасы сине читләп узсын. Дусларың арасында бары тик сине аңлый торганнар, синең шаянлыгыңны күреп, синең белән бергә шаяручылар булсын. Йөрәгеңдәге ялкынлы мәхәббәт беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен! Киләчәктә иртә белән бергә хуш исле каһвә ясап, тәмле иртәнге аш әзерләп, барлык дөньяны онытып, озак итеп серләшеп, өстәл янында утырырга насыйп булсын. Йөзеңнән елмаю беркайчан да качмасын, чөнки нәкъ менә ул мине тагын да бәхетле итә!
Сеңлекәш өчен котлау:
– Минем сердәшчем, сорамыйча киемнәремне киюче сеңлекәшем! Шушы матур бәйрәм белән котлыйм үзеңне! Син – җир йөзендәге иң яхшы, иң шук, иң акыллы сеңелләрнең берсе! Мин синнән берничә яшькә зур булуга карамастан, кайвакытта син үзеңне миннән дә җитдирәк тотасың, аек акыл белән фикер йөртәсең! Ни генә булса да, һәр ситуациянең уңай ягын таба беләсең. Гомер юлыңда бары тик игелекле, аңлаучан кешеләр генә очрасын! Серләреңне ятларга сөйләмә, бары тик иң якын кешеләрең генә хәбәрдар булсын. Көзгедәге чагылышың һәрвакыт елмаеп торсын! Куйган максатларыңа, юлыңда кем яисә нәрсә очрамастан, иреш! Яшә! Яшьнә! Бул!
Әбиләрне котлау үрнәге:
– Минем икенче әнием – әбием! Сине 8 март белән котларга рөхсәт ит. Йөзеңдәге җыерчыкларың, яхшы хәбәрләр ишетеп, көннән-көн кимесеннәр! Оныкларың, балаларың кунакка кайтып күчтәнәчләр белән сөендереп торсыннар! Бабай белән бер-берегезне һәрвакыт кадерләп, яратып яшәгез! Тәрәз төпләрең һәрвакыт чәчкә аткан гөлләр белән тулып торсын! Әле күп еллар син пешергән коймак исләреннән кытыкланып уянырга насыйп булсын! Оныкларыңның балаларын, хәтта аларның оныкларын да күрү бәхете татысын сиңа. Синең акыллы киңәшләрең, шаяртып әйткән сүзләрең безнең белән һәрвакыт бергә булачак. Әле күп еллар замана әбие булып, безнең белән матур татар җырлары тыңлап, моңланып яшәргә язсын!
Алсу Касыймова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев