Бу – тема!
ИҢ КИРӘКЛЕ ПСИХОЛОГИК АЛЫМНАР
Барлык кеше өчен дә файдалы 15 психологик алым тәкъдим итәбез. Алар яшәүне җиңеләйтә, авыр ситуацияләрдән җиңелрәк чыгарга ярдәм итә.
Зилә САБИТОВА әзерләде
- Бер төркем кеше көлгәндә һәркем үзенә ошаган (яки якын кешесе итеп күрергә теләгән) кешегә карый.
- Бик җаваплы эш алдыннан борчылсагыз, сагыз чәйнәгез. Болай иткәндә бик тиз тынычланырсыз, чөнки чәйнәүне баш мие ашау вакыты дип кабул итә, ә ашау куркынычсызлык халәте белән тәңгәл.
- Әгәр сезгә кем дә булса кычкыра икән, тынычлыкны сакларга тырышыгыз. Ул болай эшләве өчен үзен тизрәк гаепле хис итәр.
- Әгәр әңгәмәдәшегезнең җавабы сезне канәгатьләндерми икән, кабатлап сорамагыз. Бары тик игътибар белән аның күзләренә карагыз. Бу очракта ул сөйләвен дәвам итәргә мәҗбүр булачак.
- Эмоцияләр мимикага гына түгел, мимика да эмоциягә тәэсир итә ала икән! Үзегезне бәхетле хис итәргә теләсәгез, елмаегыз. Мәҗбүриләп булса да. Акрынлап әлеге елмаюыгыз ихласка әйләнгәнен сизми дә калырсыз.
- Таныш булмаган кеше белән аралашырга туры килсә, аны күптәнге дустыгыз дип күз алдына китерегез. Болай иткәндә үзегезне иркенрәк хис итәрсез.
- Кешеләр еш кына үз-үзеңә ышаныч һәм белем төшенчәләрен бутый. Әгәр үз-үзегезнең тотышыгыз ышаныч тудырса, кешеләр сезгә тартылачак.
- Кешеләр белән еш эшләргә туры килсә, үзегезнең артыгызга көзге куегыз. Күпләр үзләрен итәгатьлерәк тотар. Берәүнең дә үзен явыз итеп күрәсе килмәс.
- Танышкан вакытта кешенең күз төсенә игътибар итегез. Әңгәмдәшнең күзенә карау ышаныч тудыра.
Зилә САБИТОВА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 мая 2025 - 13:12
1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР
-
27 мая 2025 - 13:58
ГАЗМАНОВНЫҢ «РОДНИКИ. ДЕТИ» БӘЙГЕСЕ ФИНАЛ КОНЦЕРТЫНДА ОНЛАЙН ТАВЫШ БИРҮ БУЛАЧАК
-
27 мая 2025 - 13:16
16 КОМАНДА «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ЯРЫШАЧАК
-
26 мая 2025 - 14:03
БӨТЕН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КҮРӘЧӘК ТЕАТРАЛЬ КУЕЛЫШНЫҢ АВТОРЫ БУЛ!
Нет комментариев