Логотип Идель
Бу – тема!

ФИЛЛӘР ТУРЫНДА СИН БЕЛМӘГӘН 10 ФАКТ

12 август – Бөтендөнья филләр көне. Ул 2012 елдан башлап билгеләп үтелә һәм Африка белән Азия филләрен саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү өчен булдырылган.

Филне күрүгә, гадәттә, беренче уй: «Нинди зур!» Ләкин аның зурлыгы – иң кызыклы үзенчәлеге түгел әле. Филләр сөйләшә дә, аяк очларында йөри дә, ә баласын ике елга якын йөртә!

1. Фил – коры җирдә яшәүче иң зур хайван

Бүген дөньяда филләрнең өч төре бар: Африка саванна филе, Африка урман филе һәм Азия филе. Алар арасында иң зурысы – Африка саванна филе.

2. Аның хортумында сөяк юк

Филнең хортумы – борын белән өске иреннең кушылмасы. Анда сөяк бөтенләй юк, аның каравы якынча 150 мең мускул берәмлеге һәм сеңер бар. Шуңа күрә фил хортумы белән зур әйберләрне күтәрә дә, бик төгәл хәрәкәтләр дә ясый ала.

3. Филләр «серле телдә» сөйләшә

Без ишеткән көчле тавышлардан тыш, филләр бик түбән ешлыктагы инфратавышлар чыгара. Кешеләр аларның бер өлешен ишетми, ә мондый тавышлар ерак араларга тарала ала. Димәк, бер-берсен күрмәгән филләр дә «элемтәдә» була ала.

4. Филнең колагы – табигый кондиционер

Зур колаклар матурлык өчен генә түгел. Алар аша күп кан тамырлары үтә. Фил колакларын җилпегәндә, андагы кан суына һәм тән температурасының төшүенә ярдәм итә. Шуңа эссе көндә колаклар – фил өчен чын «кондиционер».

5. Казык тешләре – чынлыкта теш

Филнең озын ак казыклары мөгез түгел – алар үсүен дәвам итә торган тешләр. Фил алар белән агач кайрысын кубара, әйберләрне күчерә, җир казый һәм үзен саклый. Кызык факт: кайбер филләр уң яисә сул казыкларын ешрак куллана, шуңа ул күбрәк тузарга мөмкин.

6. Филләр дә гаилә белән яши

Ана филләр һәм балалар гадәттә төркем булып яши. Мондый гаиләне еш кына иң тәҗрибәле ана фил – матриарх җитәкли. Ә кечкенә филне анасы гына түгел, төркемдәге башка ана филләр дә карашырга мөмкин.

7. Фил баласын көтү өчен сабырлык кирәк

Филләрдә йөклелек якынча 22 ай дәвам итә – бу имезүчеләр арасында иң озын йөклелек чорларының берсе. Шулай итеп, фил баласын дөньяга китерер өчен ике елга якын вакыт кирәк!

8. Алар бездән күпкә азрак йокларга мөмкин

Кыргый Африка филләре белән үткәрелгән бер фәнни күзәтүдә филләрнең тәүлегенә уртача ике сәгать чамасы гына йоклавы ачыкланган. Әмма бу тикшеренү нибары ике ана филне күзәткән, шуңа бу санны бөтен филләргә дә төгәл кагыйдә дип карау дөрес түгел.

9. Фил зур булса да, аяк очларында йөри

Филнең аягы без уйлаганнан кызыграк төзелгән: ул асылда бармак очларына таянып йөри, ә табан астындагы калын җепселле «мендәрчек» адымнарын йомшарта һәм зур гәүдә авырлыгын күтәрергә ярдәм итә.

10. Калын тире дә саклауга мохтаҗ

Фил тиресе кайбер урыннарда 2,5 сантиметрга кадәр калын булырга мөмкин, әмма ул барыбер сизгер. Шуңа күрә филләр тәннәренә пычрак, ком һәм балчык сылый: бу аларны кояштан һәм бөҗәкләрдән сакларга ярдәм итә.

Ә филләргә бүген нәрсә яный?

Кызганыч, бу гигантларның зурлыгы аларны куркынычлардан сакламый. Африка урман филе IUCN Кызыл исемлегендә критик юкка чыгу куркынычы астында, ә Африка саванна филе – юкка чыгу куркынычы астында дип бәяләнә. Төп проблемалар арасында браконьерлык, яшәү урыннарының юкка чыгуы һәм кешеләр белән конфликтлар бар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев