Логотип Идель
Бу – тема!

ФАТИХ КӘРИМнең «КЫҢГЫРАУЛЫ ЯШЕЛ ГАРМУН»ына күзәтү

Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасы – сугышның барлык кырыслыгы һәм шул вакытта кешеләрнең йөрәгендәге өмет, мәхәббәт, батырлык һәм җан тынычлыгы турында сөйләүче әдәби иҗат. Бу әсәр сугыш кырында гади солдатның күңелендә тереклек өмете саклануын, аның мәхәббәткә һәм гүзәллеккә булган омтылышын күрсәтә. Сугыш белән сугарылган язмышлар арасында яшь солдат Фазылның язгы чәчәкләр һәм гармун тавышы белән яңгыраган тормышка мәхәббәте аша символик рәвештә көрәшүен күзәтәбез.

1) Жанры – лиро-эпик поэма.

2) Ф. Кәрим поэманы 1942 елның язында Казанда госпитальдә дәваланып яткан чакта яза. Госпиталь булган бина төзекләндерелгән һәм ул урында хәзер 36 нчы гимназия урнашкан.

3) Фатих Кәримне «татар Твардовские» дип тә атыйлар, чөнки ике язучының иҗатында да гади солдатларның сугышта күргәннәре сөйләнә.

4) Әлеге поэма – шагыйрь Ренат Хариска «Гармунчы» поэмасын язарга этәргеч биргән әсәр.

5) Тема – сугыш, мәхәббәт, батырлык, өмет

6) Үзәк символ: саратский яшел гармун – хәтер, җан авазы, тормышка ябышып яшәү.

Фазыл

Ул – батыр татар сугышчысы. Сугышка кадәр ул алдынгы  шахтер булган, Донбасс шахталарында эшләгән, димәк, тормыш аны иртә чыныктырган. Сугышта да кыю батыр егет буларак танылган. Аның чибәрлеге өстенә шаянлыгы да бар. Шуңа күрә Фазылны кызларның крашы дип тә әйтсәк була. Ул батыр солдат кына түгел, ә:

– йөрәге моң белән тулы егет;

– сугыш уртасында да матурлыкны күрә алган романтик герой;

– яралы булса да, рухы сынмаган көчле шәхес;

– эш белән чыныккан, тормышны белгән хезмәт кешесе;

– өметне кулдан ычкындырмый торган оптимист, «якты» герой;

– чын мәхәббәтнең кадерен белгән яшь йөрәк.

Әсәрдә кыңгыраулы яшел гармун гади уен коралы гына түгел, ул Фазылның күңел теле, яшьлеге һәм өмете. Шулай ук йөрәк серләрен җырга әйләндерә ала һәм яшәү дәртен уята торган символ. Җыр – Фазыл өчен терапия. Ә гармунның кыңгыраулары – күңел авазы, ягъни алар яңгыраганда сугышчыларның елыйсы да, җырлыйсы да килү теләге барлыкка килә.

Insight: Фазыл – «ир-егет = таш», дигән стереотипны җимерә. Ул көчле дә, батыр да, хисле дә. Кыскасы, хис-кичерешләрен яшерми торган чын ир-егет.

Исемсез кыз образы

Ул – Фазыл өчен матурлык, киләчәккә өмете, яшәү теләге. Кызның бер карашыннан гына да Фазылның күңелендә бөтенләй башка дөнья ачыла.

Кызның вайбы – ул:

– язгы чәчәк бәйләме – тормыш символы;

– зәңгәр креп-де-шин күлмәк;

– шомырт төсле күзләр;

– сугышта кешене алга этәрүче көч.

Әсәрдәге канатлы сүзләр:

«Елау егет эшемени?! – Эх, бер җырлыйсы килә!..» 

«Ватаным өчен – гомерем, көчем» 

«Батырны үлем алмый»

«Кирәк чакта, Ватан өчен, 

Аямыйча яшьлек көчен, 

Көрәшә, үлә белсен»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

Белми калма

Яңа сан