Логотип Идель
Бу – тема!

ДУСЛЫКНЫҢ МИЛЛӘТЕ ЮК

Чепья урта мәктәбендә тәнәфес вакытында берничә тел ишетергә мөмкин: кемдер татарча сөйләшә, кемдер удмуртча, кемдер мари телендә аралаша. Ә дәрескә кергәч, барысы да бер сыйныфта утыра. Балтач районындагы бу мәктәптә төрле милләт балаларының бергә укуы – гадәти көндәлек тормыш.

Бүген Чепья урта мәктәбендә 344 бала белем ала. Алар мәктәпкә 18 авылдан килеп укый. Укучыларның 53% – удмурт, 37% – татар, 8% – мари милләтеннән. Калган өлешен башка милләт балалары тәшкил итә. Шуңа күрә Чепья мәктәбендә «күпмилләтле мәктәп» дигән сүз көндәлек тормышны аңлата.

Укыту бер телдә, ә туган тел – һәркемнең үзенеке

Мәктәптә төп белем бирү рус телендә алып барыла. Ә туган тел дәресләре җиткәч, сыйныфтагы балалар 4 төркемгә бүленә: удмурт милләтеннән булган балалар удмурт теле дәресенә, татарлар – татар теленә, ә марилар мари теле дәресенә юнәлә. Катнаш гаиләләрдән булган балалар өчен татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү мөмкинлеге дә бар. Кайсы туган телне сайлауны баланың әти-әнисе хәл итә.

Мәктәптә туган телләрне өйрәнү өчен махсус кабинетлар, дәреслекләр һәм күрсәтмә материаллар бар. Балалар белән дүрт туган тел укытучысы эшли.

Монда телгә фән буларак кына карамыйлар. Ул – гаилә, мәдәният, тарих белән бәйләп торучы нәрсә. Шуңа күрә укучыларның үз туган телләрендә сөйләшергә оялмавы мәктәп өчен аеруча мөһим.

Милләтләр дуслыгы дәрестә генә өйрәнелми

Бер-береңне хөрмәт итәргә дәреслектән генә өйрәнеп булмый. Чепья мәктәбендә моның өчен концертлар, бәйрәмнәр, иҗади конкурслар, очрашулар, экскурсияләр һәм ярминкәләр үткәрелә. Алар аша балалар үз халкының гына түгел, янәшәдә яшәгән башка халыкларның да мәдәниятен күрә һәм өйрәнә.

Мәктәп укучылары татар, удмурт һәм мари телләрендәге иҗади бәйгеләрдә дә катнаша. «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивалендә дә төрле телләрдә спектакльләр куялар. 2023-2024 уку елында удмурт телендәге спектакль беренче урын алган, 2024-2025 елда – мари телендәге спектакль, ә 2025-2026 уку елында татар телендәге спектакль беренче урынга чыккан. Удмурт телендәге спектакль шул ук елны өченче урын алган. Шулай итеп, бер үк мәктәп сәхнәсендә өч тел дә яңгырап тора.

Күпмилләтле мәктәптә иң мөһиме, мөгаен, балаларның бер-берсен «башка милләт вәкиле» итеп күрмәвендәдер. Аларның гаилә традицияләре дә төрле булырга мөмкин. Әмма мәктәптә аларны уртак дәресләр, проектлар, бәйгеләр, хезмәт һәм дуслык берләштерә.

 

Алидә Тәбрисова, 17 яшь:

Мин – татар кызы, татар телендә иркен һәм саф сөйләшәм. Сәрдек авылында яшим. Мәктәптә башка милләттән булган балалар белән дә бик яхшы мөнәсәбәттә. Без үз телләребездәге аермалар, йолалар турында сөйләшәбез. Алар турында тыңлаганда, мин еш кына үзебезнең татар традицияләре белән чагыштырып утырам.

Безнең мәктәп кечкенә генә бер дәүләт кебек: анда төрле милләт вәкилләре бер-берсе белән дус-тату яши. Беркем дә беркемне кыерсытмый, киресенчә, яңа килгән кешегә ияләшергә ярдәм итәләр. Укытучыларыбыз да көчле, балалар өчен бик тырышалар. Мәктәптә һәрвакыт ниндидер кызыклы вакыйга булып тора. Кайчак класстан чыксаң, тәнәфестә үк гармун тоткан мари һәм татар малайларының бергә җырлап, биеп торуларын күрәсең. Кыскасы, бездә бер тәнәфес икенчесеннән кызыграк.

Виктория Зубарева, 14 яшь:

Мин Дорга авылыннан.  Ике милләт вәкилемен: әнием – мари, әтием – удмурт. Шулай да татар телен үземнең туган телем дип саныйм, чөнки кечкенәдән үк татарча сөйләшеп үстем. Мәктәптә төрле милләт балалары белән бик дус яшибез һәм җиңел аралашабыз. Һәр халыкның үз йолалары, үз мәдәнияте барлыгын аңлыйбыз һәм аларга хөрмәт белән карыйбыз.

Әгәр кемдер безнең мәктәпкә укырга килергә теләсә, мин аңа Чепья мәктәбенең бик җылы һәм дустанә урын булуын әйтер идем. Монда ярдәм итәргә әзер яхшы укытучылар, бер-берсен хуплый белгән укучылар күп. Без төрле халыкларның гореф-гадәтләрен сакларга һәм аларны башкаларга да танытырга тырышабыз. Мәктәбебездә акыллы, сәләтле, спорт сөюче балалар күп, һәркем үз юнәлешендә үсә ала.

 

Ильяс Фәхретдинов, 16 яшь:

Мин – татар егете. Иске Пукшинер авылында яшим. Мәктәптә без күбесенчә рус телендә аралашабыз, ә татар телен белгән укучылар белән татарча сөйләшәбез.

Безнең мәктәптә төрле халыкларның мәдәниятенә, бәйрәмнәренә багышланган чаралар бик күп үткәрелә. Милли җырлар, биюләр, төрле кызыклы чыгышлар була. Миңа аеруча башка милләтләрнең биюләре ошый: аларны карарга гына түгел, үземә дә кушылып биергә яратам.

Төрле милләт балаларының бергә дус-тату яшәве – безнең мәктәпнең иң матур үзенчәлекләренең берсе. Әгәр мәктәпкә яңа укучы килсә, мин аңа мондагы кызыклы дәресләр турында гына түгел, төрле милләт кешеләре белән танышып, дуслашып, алар турында күп яңалык белергә мөмкин булуын да сөйләр идем.

 

София Перемечева, 14 яшь:

Милләтем буенча мин – удмурт, һәм удмурт телен үземнең туган телем дип саныйм. Чепья авылында яшим. Мәктәптә бер-беребезне җиңел аңлыйбыз, тел, мәдәният яки традицияләр аркасында бәхәсләр, аңлашылмаучанлыклар булмый.

Мин үзем дә милли мәдәниятем белән бәйләнешне сакларга тырышам һәм мөмкин кадәр мондый чараларда катнашам. Мәсәлән, быел язын «Балтач кызы» муниципаль конкурсында әнием һәм әбием белән бергә удмурт йоласын күрсәттек. Милли киемнәребез дә безнең мәдәниятнең һәм традицияләрнең үзенчәлекле чагылышы: алар бизәкләргә бик бай.

Минемчә, мәктәпнең иң кызыклы үзенчәлеге дә шунда: монда төрле мәдәниятләр турында читтән генә тыңламыйсың – аларны көн саен янәшәңдә күрәсең.

 

Бәхтиярова Рәйсә Заһидулла кызы, милли укыту буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

Күпмилләтле мәктәптә туган телне саклау башка халыклар теленә хөрмәт күрсәтү белән беррәттән бара. Туган тел дәресләрендә бала үз халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, батырлар язмышын өйрәнә. Нәкъ менә шушы дәресләрдә балада милли үзаң, горурлык хисе уяна. Ә сыйныфтан тыш чаралар шундый итеп оештырыла, анда балалар янәшә яшәүче милләтнең дә йолалары, бәйрәмнәре, милли киемнәре, җырлары-биюләре, хәтта милли ризыклары белән дә якыннан таныша. Шунысы куандыра: балалар үз туган телләрендә сөйләшергә, җырларын җырларга, биюләрен башкарырга оялмыйлар. Менә шулар төрле милләттән булган балалар арасында дуслыкны тагын да ныгыта.

 

Чепья мәктәбе мисалы шуны күрсәтә: милләтләр дуслыгы ул – көн саен бер парта артында утырудан, башка телдәге бер сүзне өйрәнүдән, дустыңның мәдәниятенә кызыксынудан башлана.

Һәм, бәлки, бер-береңне аңлар өчен бер телдә сөйләшү дә мәҗбүри түгелдер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев