Логотип Идель
Бу – тема!

ДИНАМИКА: КАЗАНДА БИЕРГӘ ЯРАТУЧЫЛАР ӨЧЕН ХАУС-ТУСОВКА БАРЛЫККА КИЛДЕ

1980нче елларны сагыну хисеме әллә Татарстанда уникаль бию-музыка мәдәнияте булдырумы? Ничек хоббины кызыклы һөнәргә әйләндерергә һәм үз янында берләшмә булдырырга – материалыбызда Данил Исламовның тәҗрибәсен сөйлибез.

Казанның Профсоюз урамында электрон музыка ритмнары ишетелә башлады – иң күңел ачу урамында яңа тусовка – «Динамика» – барлыкка килә. Ике яшь егет хаус уйный – 1980 еллар башында барлыкка килгән һәм кабатлана торган ритм-битлардан һәм сэмплингтан торган электрон музыка стиле.

Нигез салучыларның берсе – «УРАМ» паркның берләшмә-менеджеры Данил Исламов барлык процессларны шәхсән үзе контрольдә тота һәм музыканы да үзе уйный, моның өчен ул хәтта диджейга да өйрәнгән.

«Хаус» стиле очраклы гына сайланмаган – аның алдыннан озак юл үтелгән. «Балачакта мин бал биюләре белән шөгыльләндем һәм плеерымда бию треклары да күп иде, – сөйләде Данил һәм кушты: ә диджеингка өйрәнергә башлагач күп төрле музыканы сайладым һәм уйный башладым. Шулай итеп, күңелемә хуш килгән треклар исемлеген формалаштырдым һәм соңыннан гына аларның «хаус» музыка дип аталуын белдем. 

«Динамика» ике кешедән тора – Данил һәм аның дусты Олег. Алар диджеинг дәресләрендә танышып бер юлны сайлауларын һәм чын музыкаль тусовка булдырырга теләүләрен аңлаганнар.

Бүгенге көндә алар инде өч очрашу уздырдылар, һәр яңа очрашуга күбрәк кеше килгән. Хәзер алар апрель аенда 500дән артык кеше катнашкан очрашуны оештырырга планлаштыралар. Ә җәй көнендә моннан да күбрәк – Идел буенда ачык һавада кешеләрне җыерга телиләр.

«Безнең формат – ул музыкага тирән керү. Без тусовкаларыбызда утырырга урыннар да калдырмыйбыз хәтта. Кешеләр, музыка, бию һәм 100% ял гына», – ди Данил.

Тусовкаларда музыканы өлешчә үзләренекен уйныйлар. Мәсәлән, егетләрдә «Кем син?» дигән трек бар, ул совет җыры семплыннан төзелгән һәм заманча битка күчерелгән.

«Хәзер без үз трекларыбызны язарга кирәк дигән фикергә килдек. Моңа беренче адымнарны ясадык инде – аның исемен ача алмыйм, тик аның сүзләрен барысы да белерләр һәм, әлбәттә, очрашуларда җырларлар дип ышанам», – ди ул.

Егетләр үз аудиториясен игелекле, ихлас һәм биюгә мәхәббәт белән берләштерелгән дип сурәтлиләр, хис-тойгылардан азат ителгән, бию мохитен тудырырга омтылалар.

Алда лейбл булдыру да планлаштыралар, ул хаус музыка язучы кешеләрне үзенә кабул итәчәк һәм аларга үсештә ярдәм бирәчәк. Ә «Динамикадагы кебек музыка» сүзтезмәсе һәрвакыт әйтеләчәк, ди алар.

Егетләрнең трекларны Telegram-каналда тыңлап була – шунда ук үзен турында сөйләргә һәм лейблда урын алырга мөмкин. Киләчәк синең кулында бит!

Алинә СЫСОЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев