Логотип Идель
Бу – тема!

ӘДИЛӘ ЗИННӘТУЛЛИНА: «МЕДИЦИНА КАРТАМДА 8 АЙДАН ҖЫРЛЫЙ БАШЛАДЫМ ДИП ЯЗЫЛГАН»

Исем: Әдилә Фәнил кызы Зиннәтуллина

Туган көн: 25.07.2002

Туган җир: Биектау районы

Укый: И.В.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте, «Вокал сәнгате» факультетының өченче курсы

– Әдилә, күбрәк нинди җырларны башкарырга яратасың?

Репертуарымның иң зур өлешен арияләр, романслар, татар классик җырлары алып тора. Халкыбыз талантлы композиторларга бай, мин аларның онытылган, җырланмаган әсәрләрен башкарырга тырышам.

Син «D'әrt» һәвәскәрләр труппасы белән берлектә «Дуслар» дип аталган музыкаль трибьютта катнашып, анда төп рольне башкардың. Бу синең актерлык осталыгыңны сынап караучы беренче спектакль булдымы?

 – Әйе, театрда уйнау зур хыялым иде. Әминә апа Миндиярова спектакльгә чакыргач, бәхетемнең чиге булмады, хәтта моңа әле дә ышанып бетә алмыйм.

Театр бүлегенә укырга керергә теләгең бар идеме?

Әйе, дөресен әйткәндә, мин театр бүлеге турында уйлый идем, хәтта мәктәптәге татар теле укытучым да театр училищесына керергә кирәк, дип әйтә иде. Тик минем  җыр осталыгымны үстерәсем килде, шуңа күрә музыка көллиятен сайладым. Монда безне актерлык осталыгына да өйрәтәләр.

– Сәхнәдә нинди рольне башкарырга телисең?

Беренче тапкыр К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ен күргәч, Мәйсәрә образына гашыйк булдым. С.Сәйдәшев бу роль өчен гаҗәеп көйләр язган. Аларны сәхнәдән башкарырга мөмкинлек булса, миннән дә бәхетлерәк кеше булмаячак.

Әдилә, син нинди уен кораллары белән дус?

Мин күп уен коралларында уйнап карадым: курай, гитара, укулеле, ирен гармуны... Ләкин фортепиано белән генә чын дус була алдым.

Үзеңнең көй яисә җырга сүзләр язганың бармы?

– Дәү әтием шагыйрь булгангамы, кечкенә чактан аның шигырьләрен бәйрәм саен тыңлагангамы, мин мәктәп елларыннан ук каләм тибрәтә башладым, ләкин шигырьләрем турында күп сөйләмәдем. Соңыннан, фортепианода яхшырак уйный башлагач, үземчә көйләр чыгара башладым. Бу ягымны «Сәләт»кә әйдаман булып килгәч күрсәтергә туры килде. Сменалар өчен җырларга сүзләр яза башладым, җәй көне үземнең «Көч» дигән җырымны да чыгардым. Ул «Сәләт»тә «Сәмрух» ел премиясенең «Ел җыры» номинациясендә финалистлар арасында булды.

– Синең өчен җырчы булу – ул?

– Җырчы булу – җырларда үземнең сорауларыма җавап табу, сүзләремне сәхнә аша кешеләргә җиткерү мөмкинлеге, гел хәрәкәттә булу.

– Тормышка карашыңны үзгәрткән вакыйга турында сөйләп кит әле, Әдилә.

Тормышымны үзгәрткән вакыйга дип мин 2017 елда узган С.Садыйкова исемендәге «Калфаклы Сандугач» фестивален саныйм. Бу бәйгегә кадәр мин үз-үземә ышанмый, җырны шөгыль генә дип саный идем. Җиңүем миңа әле дә көч биреп тора.

– Һәр кеше үз тормышында бер тапкыр гына булса да нәрсә эшләргә тиеш?

– Таныш булмаган эшкә тотынып карарга, үз-үзен сынап карарга тиеш, дип уйлыйм.

– Нинди танылган кешене  кичке ашка чакырыр идең?

Мөмкинлек булса, мин опера сәхнәсе йолдызы Альбина Шаһиморатованы чакырыр идем.

Әдилә турында кызыклы фактлар:

1. Медицина картасында 8 айда җырлый башлаган дип язылган.

2. Тугызынчы сыйныфка кадәр татар теле укытучысы булам, дип уйлаган.

3. Мәктәп елларында кулына гипс салынган килеш, район күләмендәге атыш буенча ярышта җиңгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев