Логотип Идель
Бу – тема!

ДЕКОРАЦИЯ УРЫНЫНА СКЛАД, ТЕЛСЕЗ ХӘМИТ: КАМАЛДА «РӘШӘ» СПЕКТАКЛЕ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ

Г.Камал сәхнәсендә Әмирхан Еникинең «Рәшә» әсәре буенча премьера тәкъдим ителде. Моңа кадәр Камал театрында бу күренекле язучының әсәрләре куелмаган булган. «Рәшә»нең төп геройлары – совет сәүдәсе вәкиле һәм филармония җырчысы.

Премьерага бер атна кала, повестьне бер тында укып чыгып, бик-бик ошаткан идем. Әле алдан кайсы рольдә нинди артист уйнаячагын белгәч, укыганда, баш мием нәкъ шуларның образ, кыланыш һәм сөйләшү алымнарын күз алдына китергән иде. Тик шунда, сәхнәдә моны ничек куярлар да, ничек итеп геройларның психологик халәтен җиткерерләр икән дип уйландым. «Ә.Еники маҗаралы, җитез хәрәкәтле вакыйгалар белән мавыкмый. Ул еш кына гади, гадәти, ләкин шуның белән бергә, бик килешле, тирән эчтәлекле, кешеләргә якын, кадерле хәл-әхвәлләрне ала да, шуларның хәрәкәте дәвамында кеше күңеленең моңарчы без белмәгән якларын чигеп, нәкышьләп бирә. ...Ул гадинең бөеклеген, мәгънәсен чагылдыра» (Ф.Хатипов, Р.Сверигин «Рәшәле дөнья»). Еники – кеше психологиясенә «чумып», геройның хис-кичерешләрен тасвирлаучы автор. Димәк, моны әсәр сәхнәләштерелгән очракта да җиткерү бик мөһим.   

Премьераның режиссеры – шактый күп уңышлы проектлар авторы Айдар Җәббаров. Аның «Көл»е генә дә ни тора бит! «Рәшә»дә режиссер, гадәттәгечә, үзенә генә хас алымнарны куллана. Әйтик, гадәти булмаган декорация, музыка, геройларга берәр үзенчәлек «чәпәү».

Зөфәр һәм Рәшидә бу спектакльдә – Еникинекеләр. Зөфәрнең (Алмаз Борһанов) астан каравы, гел йөзенә козыреклы кепкасын төшереп йөрүе, аз сүзлелеге аның кешеләр өчен ябык һәм бар әйбергә дә исәп белән каравын күрсәтсә, һәрвакыт галстук, үтүкләнгән костюм-чалбар киюе, алар өстеннән якалы пәлтә элүе геройның эшлекле булуын чагылдыра. Алмаз Борһанов Зөфәрнең чынбарлыгының асылын билгеләп, аны оста җиткерә. Бу рольдә, миңа калса, башка артистны күз алдына китереп булмый. Күркәм кыяфәтле, уяу, акыллы, кеше белән уртак тел таба белүче Зөфәр шәп килеп чыккан! Яруллин да (Фәннур Мөхәммәтҗанов) сәхнәгә Еники әсәреннән «төшкән». Көлдертүе, сәхнәдәге ситуацияне җиңеләйтеп җибәрүе өчен артистка афәрин диясе килә!

Спектакльнең төп декорациясе – төрле төстәге зур-зур складлар. Зөфәр – һәрвакыт шулар арасында, алар аны уратып алган. Ул складларда мөһим эшләр, карарлар хәл ителә.

Ә хәзер үзенчәлек «чәпәү» турында... Хәмит, син нишләдең? Син бит – «әйттем-бетте Хәмит». «Ярым сәүдәгәр, ярым арадаш! Талантлы, үткен-зирәк, әмма чиктән тыш индивидуалист...» (Ә.Еники, «Рәшә»). Син бит Зөфәрне кайчак «подкалывать» итүче, кешеләр ярдәм сораганда, кул сузучы егет. Нишләп сине телсез иткәннәр, ә? Сәхнәдә Хәмитне гениаль Эмиль Талипов уйный. Әйе, әлбәттә, ул сүзсез, ишарәләр белән генә дә әлеге рольне шәп һәм үз стилендә башкарып чыга. Гомумән, ул берни эшләмәсә дә, харизмасы аның өчен барысын да эшләп ата. Ләкин нәкъ менә Еникинең Хәмитен күрә алмау бераз гаҗәпләндерде.

Шәхсән минем өчен спектакльдә геройларның хис-кичерешләре ачылып бетмәде шикелле. Аның каравы, Алмаз Сабирҗанов (Зариф) ачылыш булды. Бу талантлы артистның уенын минем яхшылап күргәнем булмаган икән.
Премьера озак барды: баштарак «Рәшә»не суздылар. Ә аннан: «булды, тизрәк бетерергә кирәк» дигәндәй, «Рәшә» сизелерлек итеп тизәйде дә куйды. Вакыйгалар бер-бер артлы «выжт» итеп кенә уздылар. Сәхнәдә Зөфәрнең өй сатып алу буенча килешү төзегәнен тулырак, я булмаса, Гамбәрне күбрәк күрәсе килгән иде...

Режиссер спектакль башында спектакль эчендә спектакль алымын куллана. Авылга килгән артистлар сәхнәдә Еникинең «Бер генә сәгатькә» әсәрен тәкъдим итә. Артистларның тамашачы янына күчүе, залга төшүе күңелгә хуш килде. Әлбәттә, алар тамашачы белән аралашмады, бернинди игътибар да бирмәде. Тик залда утырганда, син үзеңне алар арасында кебек хис итәсең, спектакльдә катнашкандай буласың. Менә алар, геройлар, нәкъ синең янда гына «яшиләр», үзләрен борчыган әйберләрне хәл итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев