Логотип Идель
Бу – тема!

ДЕКАБРЬ ЫГЫ-ЗЫГЫСЫН ҮТҮ ӨЧЕН КИҢӘШЛӘР

Декабрь – елга йомгак ясый торган ай. Бу вакытта кешеләрне бәйрәм, яллар һәм күңелле вакыйгалар көтә. Шушы шатлыклы мизгелләр белән беррәттән, декабрь ыгы-зыгысында күп кеше стресска бирелә. Ел дәвамында җыелып килгән эшләрне башкару, Яңа ел бәйрәменә бүләкләр сайлау, контроль эш һәм имтиханнарга әзерләнү – болар барысы да корычтай нервлар таләп итә. Без сезгә ел ахырында үз-үзеңне югалтмас өчен киңәшләр җыйдык:

1. Вакытны дөрес бүләр өчен, барлык уйланган эшләрегезне бер исемлеккә җыегыз. Декабрьдә күп эшләрне башкару кирәклеген аңлап, алдан планлаштыру мөһим. Бәйрәмгә бүләкләр сатып алу, имтиханнарга әзерләнү, өстәлгә нинди азык-төлек әзерләү – барысы да вакыт таләп итә. Хәзер яшьләр теле белән әйткәндә – дедлайн билгеләү кирәк. Бу сезгә стресстан сакланырга, вакытны нәтиҗәле һәм дөрес бүләргә ярдәм итәчәк.

2. Физик яктан сәламәтлекне кайгыртыгыз. Мондый авыр айда яхшы туклану, активлык һәм ял итү мөһим. Көн саен берничә минут физик күнегүләр ясагыз, саф һавада йөрергә һәм йокыгызны туйдырырга тырышыгыз.

3. Рухи сәламәтлекне саклагыз. Бәйрәмнәр вакытында эмоциональ яктан нык булырга кирәк. Шуңа күрә үз хис-кичерешләрегезгә игътибар бирегез. Стресска бирелмәс өчен дуслар белән аралашу яки яраткан шөгылегез белән вакыт уздыру кулай. Стрессны киметү өчен медитация, йога яки тынычландыра торган музыка тыңлау да файдалы.

4. Гаилә белән вакыт уздырыгыз. Гаилә әгъзалары белән бергә вакыт уздыру, уеннар уйнау яки гади генә сөйләшү дә сезгә уңай эмоцияләр бирәчәк, күңелегезне күтәрәчәк.

5. Позитив дулкында булырга тырышыгыз. Ыгы-зыгы вакытында яхшы кәефне югалтмагыз. Кызык фильмнар карау, яраткан китаплар уку яки табигатькә чыгу – болар барысы да эндорфин чыганагы.

Бәхетле мизгелләрдән ләззәт алып яшәгез!

Фото: Freepik.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев