CRUMBL COOKIES ПЕШЕРӘБЕЗМЕ?
Crumble тәрҗемәдә «уалу, ватылып коелу» дигәнне аңлата, ә «crumble cookies» ул – уыла торган америка печеньесы. Печеньеның төп фишкасы текстурасында: аның эче йомшак, ә тышкы ягы кытырдый һәм уалып китә торган. Без бүген шушы тәм-томны әзерләрбез.
Крамбл кукис өчен ингредиентлар
200 г шикәр
125 г атланмай (сыер мае)
1 йомырка
185 г он
1 чәй кашыгы камыр күперткеч
бер чеметем тоз
1. Майны кисәкләргә турыйбыз һәм эретәбез. Шикәрне тоз белән кушабыз, йомырка салабыз, май салабыз, онны иләп, бик йомшак, майлы камыр басабыз.
2. Йомгак ясап, пленкага төрәбез һәм я 40-45 минутка туңдыргычка, я 1,5 сәгатькә суыткычка җибәрәбез. Масса катарга тиеш, югыйсә печенье килеп чыкмаячак.
3. Туңган камырны чыгарабыз, озынча итеп рулет рәвеше китерәбез. Алтыга бүләбез, алардан шарлар ясыйбыз һәм пергаментлы табага куябыз. Һәр шарга, яссы булсын өчен, стакан белән өстенә басабыз. Әгәр йөзем, киптерелгән чия яки шоколад өстәргә телисез икән, аларны шушы этапта бераз камырга батырып куярга кирәк.
4. Печеньеларны духовкада 180 градуста өсте кытырдап беткәнче пешерәбез. Әгәр дә сез барысын да төгәл рецепт буенча эшләгәнсез икән, крамбл кукислар эчтән йомшак, ләкин тышкы яктан каты һәм коелучан булачак.
Печеньеларның өстенә шоколад пастасы, сгущенка, джем, варенье, сырлы, җиләкле кремнар сыларга мөмкин.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
29 сентября 2025 - 12:44
ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
27 сентября 2025 - 14:16
«РЕАКТОР» АРТ-РЕЗИДЕНЦИЯСЕ ҮЗЕНЕҢ 5 ЕЛЛЫГЫН БӘЙРӘМ ИТӘ!
-
26 сентября 2025 - 10:18
«ДӘҮ ӘНИ-ДӘҮ ӘТИ КӨНЕ» РЕСПУБЛИКА АКЦИЯСЕ
Нет комментариев