Логотип Идель
Бу – тема!

ЧӘЙ ТАРАТУЧЫ ОФИЦИАНТ, КАРА ГАЛОШЛАР ҺӘМ 1937 ЕЛНЫ КАРШЫЛАУ: ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫНДА – «БӘХЕТ ЕЛЫ»

30 гыйнвар көнне Шәриф Камалның мемориаль фатирында «Бәхет елы» спектакле тәкъдим ителде. Тере музыка, кырлы стаканнарда поднос белән чәй таратучы официант, туктаусыз идән юучы, тамашачылар аягындагы кара зур галошлар, Шәриф әфәнде белән күзгә-күз карашып утыру – болар барысы да Совет чоры атмосферасы белән сугарылган премьераның үзенчәлеге.

Спектакль 1937 елдагы Шәриф Камал белән таныштыра. Язучының гаиләсе, замандашлары һәм дуслары бер залда җыела. Спектакльдә Г.Камал, К.Тинчурин һәм Г.Кариев театрлары артистлары катнаша. Артистлар тамашачыны үзе артыннан ияртеп йөртә, фатирда барган сөйләшүләр, очрашулар һәм бәйрәм каршылауларның шаһите итә. Театр сөючегә геройлар белән бер дулкында булу, аларның иң тирән серләрен белү һәм тормышларына азмы-күпме кагылуның ничек рәхәт икәнен белсәгез!

Локацияләр тиз-тиз үзгәреп тора. Менә тамашачы күргәзмә ачылышына эләгә, аннан ул Язучылар союзы җыелышында тыңлаучы буларак катнаша. Биредә ул танылган татар язучыларын һәм аларның әсәрләрен гаепләүне тыңлый. Җыелышта шулай ук Шәриф Камалның да эшен карыйлар. Сүз уңаеннан, Шәриф Камалны К.Тинчурин театры артисты Булат Зиннәтуллин башкара. Артист язучыга тышкы кыяфәте белән генә охшап калмый. Ул Шәриф Камалның фикерләрен тамашачыга ышандырырлык итеп җиткерә, язучының хис-кичерешләрен аңларга булыша.

Җыелышны тыңлап бетергәч, тамашачы яңа 1937 елны каршылау кичәсенә килеп эләгә. Шунда ук бәйрәм кунакларына мандариннар өләшенә. Кырыйда кечкенә яшел чыршы утыра. Ә бәйрәм каршылау урыны төсле кәгазьләрдән эшләнгән гирляндалар һәм шарлар белән бизәлгән, башка бернинди артык нәрсә юк. Яңа ел рухы ул чорга гына хас булган минимализм белән сурәтләнә.

Спектакль һәрвакыт хәрәкәттә. Тамашачы туярга җитешми, ул, киресенчә, ә хәзер нәрсә булыр да, ахыры ничек тәмамланыр икән дип уйлана.

Киләсе тукталыш – икенче катка илтүче баскыч. Спектакль караучылар, баскычларга тезелеп утырып, урамнан өшеп, карга батып кергән егет белән кызны күзәтә. Бу Шәриф Камалның балалары – Зәйнәп (Адилә Зиннәтуллина) белән Йосыф (Илсаф Нәҗипов) булып чыга. Апа белән энекәш ишек төбендә озак кына сөйләшәләр, ә аннан тамашачы ягына борылып, бер-берсенә язган хатларын укыйлар.

Ниһаять, премьера кунаклары Шәриф Камалның бүлмәсенә уза һәм зур кызыксыну белән язучы һәм аның хатыны Хәятнең (Ләйсән Фәйзуллина) пышылдап кына сөйләшүен тыңлый. Һәм менә Шәриф Камал тамашачылар белән күзгә-күз кала, монолог кора. Бу эпизодта язучы яңа яктан ачыла, әмма эчендә йөрткән бөтен әйберне дә әйтеп бетерергә җөрьәт итми.  Премьера барлык артистларның да җыелып хатлар укуы белән төгәлләнә. Кайтырга чыккач та, спектакль озак кына җибәрми, татар язучыларының югалтуларга һәм гаепләнүләргә «бай» тормышы турында кабат-кабат уйландыра...

Фирүзә Закирҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев