ЧИБӘРЛЕКНЕҢ СЕРЕ МАКИЯЖДА... ТҮГЕЛ!
Макияжның төп вазыйфасы – хатын-кызны яшь һәм чибәр итеп күрсәтү! Әмма күпләр нәкъ менә дөрес бизәнмәүләре аркасында йөзләренә артык еллар өсти...
Ничек дөрес бизәнергә һәм хаталар ясамаска соң? Яшь визажист Лилия Габдрахимова әлеге сорауларыбызга җавап табарга ярдәм итәр. Шулай ук көндәлек макияж ясау серләренә дә төшендерер ул безне!
Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп!
1. Бит тиресенә тон сөрткәнче, база, крем яки гель тидерергә кирәк! Күпләр бу этапны бөтенләй төшереп калдыра. Әмма болай эшләү – зур хата, чөнки тональ крем тире күзәнәкләрен сулатмый.
2. Бармак белән тональ кремннарны сөртү хупланмый, чөнки алар чиста булмаска мөмнкин. Тон тигез ятсын өчен, юеш спонж яки синтетик пумала кулланырга кирәк.
3. Кашларны артык караңгы итеп ясау һәм аларның койрыгын аска җибәрү – шулай ук хата. Бу артык яшь өсти, картайта.
4. Сөрмә (тень) озак торсын өчен, күз кабагына база сөртү зарур. Болай эшләмәсәк, төс бирүче пигментлар күз кабагы очына җыелачак.
5. Биткә дөрес төс белән һәм дөрес җиргә ясалмаган контур сызыклары бары тик картайта гына. Шулай ук артык кершән (пудра) йөзне ямьсез күрсәтәчәк.
6. Кибеттә тон сайлаганда, пробникны кулга сөртеп карау дөрес түгел. Аны муен тиресе белән чагыштырып алырга кирәк.
Көндәлек makeup рецепты:
1. Беренче эш итеп – база, аннары тон сөртәбез. Караңгырак төстәге консилер яки тональник белән күз төбендәге җитешсезлекләрне каплыйбыз.
2. Кашларның үз төсеннән бераз яктырак төстәге карандаш белән аларга форма бирәбез, бушлыкларны тутырабыз һәм махсус гель сөртәбез.
3. Керфек араларына коңгырт төстәге карандаш тидерәбез. Күз кабагына база буларак сыек сөрмә сөртәбез. Аның 1/3 ялтыравык, аннары бераз караңгырак төс һәм иңочына караңгы сөрмә тидерәбез. Ягъни төсләр яктыдан караңгыга таба бара. Күз астына аз гына сыек сөрмә өстибез.
4. Керфекләрне төптән тушь белән буйыйбыз. Аларны тагын да озынрак итеп күрсәтү өчен, бер кат тушь тидергәннән соң, кершән сөртеп янәдән тушь белән буярга мөмкин.
5. Консилер һәм скульптор ярдәмендә контуринг ясыйбыз, кершән ярдәмендә макияжны беркетәбез. Хайлайтер һәм румяна сөртергә дә онытмыйбыз.
6. Иреннәрне буяр алдыннан аларга бераз тональ крем сөртәбез, аннары табигый төстәге гель яки иннек (помада) белән буйыйбыз.
Көндәлек makeup әзер! Кызлар, шуны истән чыгармыйк: макияж кешене үзгәртергә түгел, ә табигый чибәрлекне бары тик ассызыкларга гына тиеш!
Рафаэль Вәлиев фотолары
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев