ЧАҢГЫДА ШУУ – ТОРМЫШ ЮЛЫН ҮТҮ БЕЛӘН БЕР!
«Ак кар ява, ап-ак карлар ява» дигән җырны ни белән мәшгуль булганда тыңларга яратасың? Гомумән, кыш турындагы җырлар ишеткәндә күз алдыңа ниләр килә? Ә менә миңа матур кышкы көнне чаңгы яки чана шуучы яшь парлар күз алдына килә! Кышкы матур көннәрнең кадерен белеп, саф һавада вакыт уздыручылар шактый очрый ул. Ә хәзер, әйдә, әлеге кышкы спорт төре белән якынрак танышыйк!
Әлеге темага алынуыма сәбәпче – мин үзем. Чөнки быел кыш чаңгы шуу белән актив шөгыльләнә башладым. Һәр көн, чаңгы шуып кайтканнан соң, мин үзем өчен ниндидер яңалык ачам! Чаңгыда шуу – тормыш юлын үтү белән бер! Ышанасыңмы бу сүзләргә? Әгәр юк икән, әйдә, мин сиңа моны исбатларга тырышам! Киттек!
Беренче булып шуңа игътибар иттем: тауга чаңгы белән менүе авыр, ә төшүе бик җиңел! Әйе, русча әйтсәк, бик «очевидный факт» инде бу. Тик мин әлеге күренешне «тормыш баскычы» дип атарга булдым. Чөнки ниндидер уңышка ирешү өчен шактый көч түгәргә кирәк, ә инде «түбәнгә тәгәрәү» өчен синең бер этелүең дә бик җитә!
Икенче күренеш мондыйрак булды. Таудан очып төшкәндә, таякларымны дөрес тотып бетерергә өлгермәдем, һәм нәтиҗәсе, барыгызга да аңлашыладыр! Яхшылап кына килеп төшергә туры килде. Һәм беләсезме мин нинди нәтиҗә ясадым? Физик эш яки спорт белән шөгыльләнгәндә тойган барлык ләззәтне бетерү өчен, ашыгып ясалган бер адым да җитә!
Ә хәзер, әйдә, чаңгы шууның кеше организмы өчен нинди файдасы барлыгын да санап үтик!
Беренчедән, әлеге спорт төре белән шөгыльләнгән кешенең мускуллары нык була. Чөнки шуу процессында безнең гәүдәнең барлык өлешләре дә хәрәкәткә килә, бигрәк тә аяклар һәм куллар! Бу кардио күнекмәләр дә булып тора әле! Әгәр дә син кыш көне өйдә яки залда шөгыльләнергә иренәсең икән, чаңгы шуу синең тренировкаларыңа бик шәп алмаш булачак. Өстәвенә, чаңгы шуганда шактый калория яна!
Икенчедән, урамда йөреп кергәннән соң, йокының нинди тәмле икәнен кем генә белми икән! Хәтта сабый бала да, урамнан кергәч, рәхәтләнеп «изрәп» йоклый. Чаңгы шуганнан соң, синең йокың 100% яхшы булачак! (үземнән чыгып әйтәм)
Өченчедән, чаңгы күп кенә авырулардан саклый. Алай гына да түгел, синең иммунитетың тагын да яхшырачак. Миңа калса, кыш көне бу аеруча мөһим!
Дүртенчедән, синең энергияң артачак. Карап тор, син хәтта тауларны күчерергә дә әзер булачаксың!
Бишенчесе, иң мөһиме, чаңгыда һәр теләгән кеше рәхәтләнеп шуа ала. Моның өчен көчле физик әзерлек кирәкми. Сиңа бары тик чаңгы, таяклар, һәм иң мөһиме, теләк кирәк булачак. Чаңгы, шулай ук, куркынычсыз спорт төренә керә, чөнки шуганда җәрәхәт алу куркынычы артык зур түгел.
Чаңгы «җене кагылган» дустым Булат Шәйхетдиновтан киңәшләр сорарга уйладым. Син дә танышып кит!
1. Чаңгы шуган вакытта киемне дөрес сайларга кирәк. Синең өс киемең бик калын булырга тиеш түгел. Бу тирләмәс өчен кирәк!
2. Беренче көнне үк озак шумаска кирәк. Мәсәлән, 30 минут шусаң, икенче көнне вакытны 50 минутка кадәр арттыра аласың.
3. Чаңгыларны да дөрес сайларга кирәк. Алар шуучының буеннан 20-30 сантиметрга озынрак булырга тиеш. Шулай ук, чаңгы таякларын да дөрес сайлау зарур.
4. Чаңгы шуарга көннең төрле вакытында чыгарга мөмкин. Кышын караңгы тиз төшсә дә, хәзер юллар яктыртыла, шуңа күрә күңелең кайсы вакытта тели, шунда чыга аласың!
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: әгәр син чаңгы шуу белән шөгыльләнергә уйласаң, һичшиксез, ялгышмаячаксың! Бу – менә дигән файдалы вакыт уздыру чарасы. Әлеге спорт төре белән шөгыльләнгәндә, сиңа ничә яшь булуы да мөһим түгел. Шулай ук, чаңгы шууны үз гаиләңә матур бер гадәт итеп тә кертеп җибәрә аласың. Һәм шуны истә тот: чаңгы белән шөгыльләнә башлагач, туктау бик кыен булырга мөмкин!
Алсу КАСЫЙМОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев