“БУРАН УЛЫЙ, БУРАН ДУЛЫЙ”: ӘЛЕГЕ ҺАВА ТОРЫШЫ КАЙЧАНГА КАДӘР САКЛАНА?
Урамда буран... Мондый һава торышы озак дәвам итәчәкме?
Якын көннәрдә Татарстанда кар явуы, буран, җил көтелә. Бу турыда Татарстанның гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Синоптиклар фаразлавынча, 25-26 ноябрь көннәрендә республикадагы һава торышына төньяк циклон йогынты ясаячак. Шуңа күрә Татарстанда шундый һава торышы хакимлек итәчәк.
Ә температура нинди булыр?
Температурада артык үзгәрешләр көтелми. Төнге сәгатьләрдә термометрлар “–“ тамгасы белән 2-9 градусны тәшкил итәчәк. 25 ноябрьдә көндез температура -3 тән дә төшмәячәк, ә 26сы бу сан -6 дан азрак булмас, дип фаразлана.
Юлларда сак булу сорала – тайгак булырга мөмкин.
Бик көчле булмаган җил, буран атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Температура төннәрен – 5тән -10 градуска кадәр, көндез -1 дән -6га кадәр булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев