Логотип Идель
Бу – тема!

БУ ӘЙБЕРЛӘР ЧИТ ИЛ ХАЛКЫН ГАҖӘПЛӘНДЕРӘ!

Һәр илнең менталитеты, көнкүреш, яшәү кагыйдәләре төрле. Безнең ил кешеләре өчен ниндидер гади, баналь тоелган күренешләр чит ил халкына сәер, хәтта куркыныч та булып күренергә мөмкин. Сезнең бу турыда уйлап караганыгыз бармы? Язмада берничә шундый гаҗәпләндерә торган күренешне җыйдык. Тизрәк кара һәм чит телдә сөйләшүче дустыңны шаккаттыр!

ЧАБЫНЫП МУНЧА КЕРҮ

Гомумән, Россия халкы өчен бу бик һәм бик гади, рәхәт процесс. Эсседә, күзләр кызарганчы, башлар әйләнгәнче, чабына-чабына юына торган җир  бигрәк тә авыл кешесенең фавориты! Әлбәттә, моны бары тик без генә аңлыйбыз. Әле шул эсседән чыгып, суыныр өчен салкын су эчеп кую урынына кап-кайнар, пары чыгып торган чәй турында да әйтсәк...Әйе, чит ил халкына кызыклы аттракцион булыр иде бу!

МАХСУС ӨЙ ҺӘМ АЯК КИЕМНӘРЕ

Ауропада яшәүчеләр әле дә Россиядә яшәүчеләрнең махсус өйдә киелә торган киемнәре булуына гаҗәпләнә икән. Көнбатыш илләренең күбесендә урамда киеп йөргән киемне өйгә кайткач та алыштырмыйлар. Менә сиңа мә! Алар аерым гардеробның ни өчен кирәклеген ихлас аңламый. Аяк киемен салып, өйдә яланаяк яисә башмактан йөрү аларны бөтенләй кәлиядән чыгара. Бәлки аларның асфальтлары өйдәге кебек чистадыр, кем белә инде...

ТӘРӘЗӘ ЧЕЛТӘРЕ ҺӘМ ПӘРДӘЛӘРЕ

Россиядә яшәүчеләрнең күбесе пәрдәләрдән тыш тәрәзәләрне челтәрләр белән дә бизәргә күнеккән. Европалыларга мондый катлаулы декор аңлашылмый. Ул безнең элек-электән, әби-бабайлар чит-ят күрмәсен дип тәрәзә каплаганнан гадәткә кереп калгандыр инде. Чит ил киноларына игътибар иткән булсагыз, анда тәрәзәләрдә челтәр кебек әйберләр юк.

КУНАКТА СЫЙЛАНУ

Безгә, татар милләтенә, кунакчыллык канга сеңгән! Без үзебез зур-зур табын әзерләп кунакка чакырабыз. Өстәвенә, кунак киткәндә, пакет-пакет күчтәнәчләр төяп җибәрәбез. Без башкача булдыра алмыйбыз.

Менә Ауропа халкы, мәсәлән, бу күренешне аңламый. Ни өчен килгән кунакка тагын ризык өстәп җибәрергә, янәсе. Анда кунаклар үзләре белән пешкән ризык алып килә, ә киткәндә алай төяп күчтәнәч белән китү кагыйдәләргә кермәгән.

КЫШЫН ӨЙ ТӘРӘЗӘЛӘРЕН АЧЫП ҖИЛЛӘТҮ

Әйе, бу да чит милләтләр өчен бик сәер тоела. Аңларга була инде: аларның бездәге кышны күргәне юк. Бездәге салкыннарда яшәсәләр, чыныгып күнегерләр иде дә, бәлки. Кышын өй тәрәзәләрен ачып, саф һава кертү, бераз җилләтеп алу сәламәтлек һәм йокы өчен әйбәт. Чит ил вәкилләре моны ахмаклык дип саный. Җылыткыч өчен түләп, өй суытып ят инде, янәсе.

Сез тагын нинди шаккаттыргыч һәм милләтебезне башкалардан аерып тора торган сыйфатлар өсти аласыз, дуслар?

Рәсем: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев