БӨКЕ ТӘҖРИБӘСЕ: ЯРДӘМНЕҢ ЗУРЛЫГЫ МӨҺИМ ТҮГЕЛ
Пластик бутылка бөкеләрен айга ничәне чүп савытына ыргытканын кемнең санаганы бар? Бутылка бушауга кирәге бетә аларның, дип уйлыйбыз без. Ә чынлыкта кешеләргә ярдәм итәр өчен аларны чүп савытына ташламау да җитә икән.
Испаниядә шулай эшлиләр дә. Анда һәрбер өйдә пластик бөкеләрне җыеп бару өчен махсус ваза билгеләнгән. Бөкеләрне чүп чиләгенә түгел, шул савытка салалар. Алар күп итеп җыелгач, кеше гомерен коткарып калырга мөмкин.
Бу тәҗрибә бер кечкенә кызга ярдәм эзләгәндә барлыкка килә. Балага кыйммәт операция кирәк була. Тик әти-әнисенең акчасы җитми. Шунда алар пластик эшкәртүче оешмадан ярдәм сорыйлар. Аның җитәкчеләре ярдәм итәргә ризалаша. Ләкин моның өчен 200 тонна пластик бөке җыярга кирәк була! Күп кешеләрнең ярдәме белән ике айда кирәкле тонналар тупланып бетә!
Испаннар бу эшне гадәткә әверелдергән инде. Ярдәм итү өчен бөкеләрне супермаркетларга алып барып махсус тартмага салырга гына кирәк.
Безнеңчә, искитеч тәҗрибә бу!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 марта 2026 - 11:38
МӘКТӘПЛӘРДӘ 1-4 КЛАССЛАР ӨЧЕН «МИНЕМ ГАИЛӘМ» ДИГӘН ӨСТӘМӘ КУРС КЕРТЕЛӘЧӘК
-
18 марта 2026 - 07:15
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
-
17 марта 2026 - 13:11
«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ
-
17 марта 2026 - 11:58
РОССИЯ МӘКТӘП МУЗЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Нет комментариев