БӨДРӘ ЧӘЧЛӘРНЕ НИЧЕК ТӘРБИЯЛӘРГӘ?
Бөдрә чәчне туратайтасы, туры чәчләрне бөдрәләтәсе килә... Бигрәк кыен инде без, кызларга, әйеме, дуслар? Бүген без бөдрә чәчләр һәм аларны дөрес тәрбияләү турында сөйләшербез. Алайса, бу эшне дөрес эшләмәсәң, макарон фабрикасындагы шартлауның синең башыңда булуын көт тә тор!
Фенны сирәгрәк кулланырга тырышыгыз
Чәч бөртегенең дулкынланып торуы аркасында, анда ачык урыннар кала. Шул сәбәпле, чәч дымны бик тиз югалта һәм коры була, төрле исләрне сеңдерә. Тагын бер үзенчәлек – бөдрә чәчле кешеләрнең май бизләре азрак була. Шуңа күрә мондый чәчләргә фен аеруча начар тәэсир ясый.
Силикон кулланыгыз
Күп кеше пластик чәчләргә начар йогынты ясый, дип уйлый. Тик бу алай түгел. Пластиктан эшләнгән тараклар иң тыңлаусыз чәчләрне дә акылга утырта! ;)
Дымландырырга онытмыйбыз
Әйе, башкалардан аермалы буларак, бөдрә чәчләр дымландыруга ныграк мохтаҗ. Шуңа күрә составында зәйтүн мае, шәфталу (персик), кокос майлары булган маскаларны сайларга тырышыгыз.
Кондиционерны юына башлаганчы ук сөртеп куй
Лайфхак! Әгәр чәчеңне артык коры һәм аны яхшылап дымландырырга кирәк булса, бальзам-кондиционерларны коры чәчкә сөрт. Чөнки алар юеш чәчләрдән “шуып” төшә. Бальзам сөрткәннән соң 20 минут “шапка” киеп йөреп торсагыз, үзегез теләгән нәтиҗәгә ирешерсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев