Логотип Идель
Бу – тема!

«БЕЗНЕҢ МАКСАТ – БАЛАЛАРНЫҢ БАЛАЧАГЫН САКЛАП КАЛУ»: «ДУСЛЫК» РЕАБИЛИТАЦИЯ ҮЗӘГЕНӘ – 25!

Күптән түгел «Дуслык» девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль-тернәкләндерү үзәгенең 25 еллык юбилее узды. А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә биредә тәрбияләнүчеләр, хезмәткәрләр һәм үзәкнең партнерлары җыелды. Бәйрәмгә барып, мин дә аларны котлап, тәрбияләнүчеләр белән якыннанрак танышып кайттым.

«Дуслык» реабилитация үзәге үз ишекләрен 1998 елның 1 июнендә ачып җибәргән. Әкренләп ул балалар һәм яшьләр башкарма комитеты карамагына күчкән. Бу еллар эчендә тәрбиячеләр 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәрле бәлага эләккән күпме баланы бәхетле иткән. Нәкъ менә шушы урын авыр тормыш ситуацияләрендә һәм әти-әнисез калган кыз һәм малайларны хәзерге көнгә кадәр сыендыра. 25 ел эчендә бу урын 1700 баланы бәхетле иткән. Әлеге үзәк хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр белән адаптация, коррекция, дәвалау-профилактика буенча эшләр үткәрә.

«Дуслык» реабилитация үзәге балаларны һәм яшүсмерләрне сәнгатькә, иҗатка җәлеп итү, аларда креативлыкны үстерү юнәлешендә дә актив эшли. Төрле дәрәҗәдәге бәйге һәм фестивальләрдә, социаль әһәмиятле проектларда да үзәктә тәрбияләнүчеләрнең казанышлары җитәрлек. Юбилей уңаеннан куелган концертта да, профессиональ биюче һәм җырчылар белән беррәттән, балалар сәхнәдә үзләренең талант һәм осталыкларын күрсәтте.

Залда утырганда, «Дуслык»ның дуслары күп икән дип утырдым. Чыннан да, аларны туган көне белән котларга дип хөрмәт итеп әллә кайлардан килгәннәр.

Башта мин әлеге оешманың никадәр әһәмиятле һәм мөһим эш башкаруын аңлап бетермәгәнмен дә икән. Зал тулы балаларны, аларның эчкерсезлеген күреп, күңелем тулды. Бүләкләү вакыты җиткәч, балалар үзәкнең һәр хезмәткәрен алкышлар белән сәхнәгә озатып калды. «Дуслык»ның исеме җисеменә туры килә, баксаң, ул зур бер гаилә икән!

Концерт буе залда утырган балаларны күзәттем. Алар акыллы, тыныч, ихластан һәр концерт номерын карап, кул чабып утырдылар.

«Дуслык»ның көче уникальлектә генә түгел, аның көче эчкерсезлектә, максатларының игелекле булуында да әле. Кечкенә йөрәккә ачкычлар табу бик авыр. Ләкин сез, хөрмәтле педагоглар, моны уңышлы башкарасыз. Рухи көч, зирәклек һәм җылы мөнәсәбәт өчен рәхмәт сезгә!» – дип сәхнәдән котлау сүзләрен яңгыратты Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. 

Шулай ук Казанның балалар һәм яшьләр башкарма комитеты председателе Алия Заһидуллина үзәк хезмәткәрләрен рәхмәт хатлары һәм мактаулы грамоталар белән бүләкләде.

«Дуслык» үзәгенең директоры Мифтахова Резедә Наил кызының тәрбияләнүчеләрне яратуы, алар турында сөйләп туя алмавы нык сизелде. Аңа һәм, гомумән, бөтен хезмәткәрләргә дә бу балалар шундый якын һәм кадерле. Биредә балалар бәхетле балачакның нәрсә икәнен белеп яши. Әни мәхәббәтен бернәрсә дә алыштыра алмый диләр. Шулай булуына карамастан, бирегә килеп эләгүче кыз һәм егетләргә бөтен шартлар да тудырылган. Резедә Наил кызы сүзләренчә, биредәге балаларга бөтен җаныңны бирмәсәң, ул бәхетле була алмый. Әлеге үзәкнең һәр хезмәткәре баланың кире үз гаиләсенә кайтуын тели. Ата-аналары акылга килеп, гаиләсенә кире кайткан балалар да бар.

Әйткәнемчә, мин «Дуслык» белән якыннанрак танышып кайттым, аның нәрсә белән яшәгәнен белдем. Тәрбияләнүчеләрнең буш вакыты юк диярлек: алар бик эшлекле балалар икән. Кызлар һәм егетләр шахмат, дзюдо түгәрәкләренә, музыка, цирк студияләренә, хәтта «Караван» киностудиясенә дә йөри.

Директор әйтүе буенча, бирегә эләккән балалар адаптация чорын тиз үтә. Инде бераз вакыт узгач ук, баланың «чәчәк атуын», ешрак елмая башлавын һәм аралашучан булуын күрергә мөмкин. Ә бу исә бик кадерле!

Концерт ахырында «Дуслык»ны тәмамлаган, хәзер инде үз гаиләләре булган кыз-егетләрнең үзәкне юбилей белән котлау роликларын күрсәтеп киттеләр. Алар тормышта үз урыннарын, яраткан һөнәрләрен тапкан. Дөрес юлны табуда аларга нәкъ менә «Дуслык» ярдәм иткән. Дөресен генә әйткәндә, бу роликларны караган арада минем дә күңелем тулды. Бу егет-кызлар әлеге зур гаиләгә шулкадәр рәхмәтле!

Гадәттә, мин күп кешеләр җыелган чаралардан соң энергиям бетеп, башым авыртып кайтам. Ә бу юлы исә, бернинди ялгансыз, «Дуслык»ның җылы энергиясе, аның балаларының ихласлыгы мине шулкадәр яхшы һәм тыныч хис иттерде.

«Чирек гасыр – шактый зур вакыт. Бу зур шатлык һәм борчулар тәҗрибәсе. Безнең оешманың максаты – балаларның балачагын саклап калу, аларны дөрес юлга юнәлтергә ярдәм итү. Менә инде 25 ел дәвамында профессионалларыбыз балаларның өй шартларында яшәве, аларны авыр хәлдән коткару өчен эшли. Шуңа күрә мин аларның барысын да бәйрәм белән чын күңелдән котларга телим. Мин сезне бик яратам. Балаларыбызга исә бәхетле тыныч күк, һәрвакыт кешеләргә хөрмәт белән карауларын телим. Мин беләм, сез бик яхшы кешеләр булып үсәчәксез», – дигән сүзләр җиткерде сәхнәдән Резеда Наил кызы. Шул вакытта аның үзенең дә, балаларның да, залда утырган кунакларның да күңеле тулды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев