БДИны 100 БАЛЛГА ТАПШЫРУЧЫ АВЫЛ ЕГЕТЕ: “ХИРУРГ БУЛЫРГА ТЕЛИМ”
Мамадыш районы Үсәли мәктәбе укучысы Искәндәр Шәрифуллин турында сүзебез. Химиядән БДИны 100 баллга тапшырган һәм хирург булырга теләгән әлеге егет белән “Ялкын” журналы интервью эшләде. Сез дә укып чыгыгыз әле.
Химиядән максималь балл туплау белән беррәттән, егет рус теленнән 91, биологиядән 84 балл җыйган.
Исеме: Искәндәр Шәрифуллин
Туган көне: 25.09.2002
Мәктәбе: Мамадыш районы, Үсәли мәктәбе укучысы
- 100 балл җыя алырмын, дип уйлаган идеңме?
- Югары балл җыям, дип әзерләнгән идем инде. Әлеге максатыма ирешкәч, бик сөендем. Иң беренче бу хәбәрне әнигә җиткердем. Ул да шатланды инде. Барысы да бик куандылар.
- Имтиханга ничек әзерләндең?
- Дәрестә әзерләнүдән тыш, атнага ике тапкыр репетиторга йөрдем. Шулай ук химиядән өстәмә дәресләр дә була иде. “Решу ЕГЭ”, “Наука для себя”, “ЕГЭ на 100 баллов” кебек Интернет-ресурслардан да файдаландым.
- Дистанцион уку вакытында әзерлек ничек барды? Авыр булмадымы?
- Ул вакытта да репетитор белән әзерлекне Интернет аша дәвам иттек. Атнага ике тапкыр өчәр сәгать шөгыльләнә идек. Әзерлек тукталып тормады.
- Ә ничек ял итәсең?
- Футбол, баскетбол уйныйбыз. Кышын хоккей.
- Үзеңне “ботаник” дип атый аласыңмы?
- Күп вакытымны укуга багышласам да, ял итә дә беләм. Әти-әнигә дә ярдәм итәм. Дуслар белән дә аралашам. Үземне “ботан” дип әйтмәс идем.
- Нинди һөнәр сайларга уйлыйсың?
- Медицина юнәлешен сайларга булдым. Хирург буласым килә. Әлеге теләк 9 сыйныфта барлыкка килде. Документларны Казан һәм Ижауның медицина юнәлешендәге югары уку йортларына тапшырдым.
- Ә ни өчен нәкъ менә хирург? Бик җаваплы һөнәр бит.
- “Авторитетный” һөнәр булганга. Башкаларга булышасы килү теләгем бик көчле.
Искәндәрнең әнисе, башлангыч сыйныф укытучысы Диләрә Шәрифуллина улы турында:
- Улыбыз Мамадыштагы бик көчле укытучы Лилия Гыйлаева белән өстәмә рәвештә шөгыльләнде. Мәктәптә дә төпле белем бирделәр. Химия укытучысы Заһид Мөхәммәтҗановка да зур рәхмәт. Искәндәр кечкенәдән “5”легә генә укыды, мин аңа беркайчан да: “Дәрес хәзерлә”, - дип әйтмәдем. Яратып укыды. Укудан тыш, спортны үз итә. Шашка буенча район ярышларында 1, 2 урыннарны алды. Авылда эш күп, безгә дә ярдәм итә. Гаиләбездә 4 бала. Искәндәр – иң олысы. Хирург булам дигәч, бераз куркып калдык инде. Нәселебездә табиблар юк. Бик авыр, җаваплы эш бит. Укуы да авыр булыр инде. Әйбәт кенә укып чыгарга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев