Логотип Идель
Бу – тема!

БДИга ӘЗЕРЛЕК: ФИЛЬМНАР АША РУС ӘДӘБИЯТЫ БЕЛӘН ТАНЫШАБЫЗ

Гадәттә, мәктәп укучыларына рус әдәбиятыннан БДИ тапшыру авыр бирелә, чөнки анда әсәрләрне бик яхшы белү, укыганда детальләргә игътибар итү мәҗбүри. Рус әдәбиятының классик әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар ярдәмендә укучылар имтиханнарга әзерлекне җиңеләйтә ала. Мин язмада берничә ел элек үзем имтихан тапшырыр алдыннан караган фильм һәм сериалларны тупладым. Аларның сиңа да файдасы тияр дип өметләнәм.

Сериалларны карар алдыннан башта әсәрләрне укып чыгарга киңәш итәм, чөнки китап белән кино – икесе ике әйбер.

«Война и мир», 1965 һәм «Война и мир» / «War and Peace», 2007

1965 елда төшерелгән вариант рус әдәбияты буенча БДИны тапшыру өчен искиткеч туры килә. Сериалда бөтен эпизодлар да романдагы кебек бара, анда режиссерның интерпретациясе бирелмәгән.  Ә менә 2007 елгы сериалда исә төгәлсезлекләр табып була. Ләкин биредә артистлар, көй, костюмнар – барысы да гаҗәеп рәвештә сайланган. Чагыштыру өчен ике сериалны да карарга киңәш итәм. Тик имтихан өчен иске версиягә таяну яхшырак.

Әле тагын өченче экранизация дә бар: 2015 елда төшерелгән Британия сериалы. Тик аны чыгарылыш сыйныф укучыларына бер дә тәкъдим итәсем килми. Әйе, матур, зәвык белән ясалган, ләкин анда роман белән уртаклык юк диярлек.

«Мастер и Маргарита», 2005

Биредә режиссер эчтәлекне бозмыйча, төгәл итеп тамашачыга җиткерә. Романдагы фантастика элементлары, гаҗәеп күзәтүләр экраннарда да таң калдыра. Бу кыска сериал озак вакыт сине уйланып йөрергә мәҗбүр итәчәк.

«Собачье сердце», 1988

Миңа калса, әлеге фильмны, әсәрнең үзенә караганда, яхшырак беләләр. Кыскасы, сине, хәтта «Собачье сердце» китабын кулыңа бер тапкыр тотып карамасаң да, бу фильмны карау коткарачак. Монда кызыклы вакыйгалар һәм гадәти булмаган күренешләр белән авторның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлый алачаксың.

«Тихий Дон», 2015

Михаил Шолоховның танылган әсәренә таянып төшерелгән искиткеч сериал. Экранизациядә вакыйгаларга һәм аерым детальләргә зур игътибар бирелә, кульминацион мизгелләрне тамашачы йөрәге аша үткәрә. Шулай ук роман буенча 1957 елда төшерелгән сериал да бар, тик, миңа калса, андагы артистлар өлкәнрәк күренә.

«Судьба человека», 1959

Шолоховның тагын бер әсәре буенча төшерелгән фильм. Бу хикәядәге вакыйгалар укыганда гына түгел, караганда да елата. Фильм аклы-каралы булуга карамастан, сиңа бик кызыклы тоелачак һәм имтиханда ярдәм итәчәк.

«Отцы и дети», 2008

Иван Тургеневның  «Отцы и дети» әсәрен укыгач, 4 серияле фильмны карадым да, экранизациядә ул заманның никадәр төгәл бирелүенә инандым. Артистлар геройларның холкын һәм яшәү рәвешен кабул итә, барысын да үзләре аша кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев