Логотип Идель
Бу – тема!

БДИГА БӘЙЛЕ 10 МИФ!

 

Сәлам, дустым. Инде бу айдан күпләр куркып көткән бердәм дәүләт имтиханнары башлана. Стресс болай да җитәрлек инде, шуңа без сине кызыклы мәгълүмат белән таныштырырга булдык. Бу язмада БДИ белән бәйле мифлар әзерләдек.

1. Имтиханны күзәтүчеләр – гаять кырыс һәм кешелексез

Бу урыннарда гап-гади укытучылар утыра. Аларның максаты – сезгә булышу, имтиханны уңайлы һәм нормаларга туры китереп үткәрү. Әлбәттә, ачыктан-ачык күчереп утырсаң, алар сиңа елмаеп карамаслар. Ләкин кайчак алар күзләрен йомып торырга да мөмкиннәр.

2. БДИ материаллары мәктәптә укытылмый

Кайбер биремнәрне күргәч бу факт турында «чыннан да шулай!» дип әйтәсе килә. Аз баллы нәтиҗәне җиңелрәк кичерер өчен без башка кешеләрне, һава шартларын, диварлар төсен гаепли башлыйбыз. Әмма чынлыкта БДИны оештыручылар да, белгечләр дә барлык биремнәрнең мәктәп программасына нигезләнеп төзелгәнен бик күп тапкыр дәлилләделәр.

3. Төрле төбәкләрдә биремнәрнең авырлыгы аерыла

Әлбәттә, бу миф. Гадәттә барлык төбәкләрдә дә вариантлар якынча бер төрле. Мәскәүдә авыр дип саналган бирем, Казан укучысы өчен җиңел була ала һәм киресенчә.

4. Имтиханны күчерү җиңел

Бүгенге көндә имтихан үткәрелә торган аудиторияләрдә алда да, артта да, як-якта да камералар тора. Шуңа, күчерергә теләсәң, «уңышлар»... Бәлки, кайбер әйберләрне бәдрәфтә карап алып буладыр, ләкин анда сак булырга кирәк. Дөресен әйткәндә, күчерә белү – үзе бер сәнгать инде ул, өйрәнмәгән кешегә авыр.

5. Репетиторсыз әзерләнеп булмый

Бүгенге көндә БДИга әзерләнү өчен репетитор ярдәмен куллану йөзләгән ысулларның берсе генә. Әйе, кайчак яныңда укытучы торганда уку җиңелрәк кебек. Әмма дисциплина, яхшы тайм-менеджмент һәм беренче чиратта теләк булса, син ютубтагы бушлай дәресләр, мәктәптәге факультативлар ярдәмендә дә әзерләнә алачаксың.

6. БДИ – чын белемнәр күрсәткеч

БДИ – синең ел дәвамында никадәр күп әзерләнү күрсәткече. Ләкин белем күрсәткече түгел. Имтихан вакытында стресс йогынтысында, яисә башка факторларга бәйле рәвештә башта булган белемнәр буталып, онытылырга мөмкин. Ә кайчак хаталар игътибарсызлык аркасында да китәргә мөмкин.

7. Җавапларны интернеттан сатып алып була

Имтихан көнне БДИ үткәрелә торган мәктәп бәдрәфләре гадәттә шпаргалкалар белән тула. Кайбер кыю укучылар тикшерүләрдән курыкмыйча аларны шунда калдырып китәләр. Ә тагын да кыюраклары җавапларны сатып ала. БДИның беренче елларында моны эшләү реаль булса, бүгенге көндә – юк. Ә җавапларны сатучылар – шарлатаннар. Шуңа ул акчаны китапларга яисә әзерләнү курсларына тотсагыз, файдасы күбрәк булыр.

8. 100 балл җыеп булмый

2023 елда Россия күләмендә 7000нән артык укучы имтиханнарын 100 балга тапшырганнар, димәк, тырышсаң, була бит! Тик шунысын да әйтергә кирәк: максималь балл җыючылар саны елдан-ел кими. Димәк биремнәр, чыннан да, катлаулана бара. Шуңа, дустым, укыйбыз!

9. Апелляциягә бирергә ярамый

Кайбер укытучылар бу мифка әле да ышана... Чынлыкта исә апелляция дигән әйбер нәкъ менә балларны арттырыр өчен уйланылган. Тик шунысы мөһим – аппеляциягә биргәндә син тикшерүчеләрнең хатасын, үзеңнең дөрес җавап язганыңны 100% дәлилли белергә тиешсең. Комиссиядә кайчак кырысрак укытучылар да утырырга мөмкин, ләкин син үз позицияңне якларга тиешсең!

10. Имтиханны начар бирсәң, бюджетка кереп булмый

Тормыш бердәнбер уку йорты һәм бердәнбер шәһәр белән генә чикләнми. Әйе, 70 балл җыеп, син ВШЭга керә алмассыңдыр, ләкин альтернатива һәрвакыт бар. Шуны онытма – син икенче елга имтиханны яңадан бирә аласың. Ә әлегә тыныч кына, ашыкмыйча, яңа кешеләр белән  танышып, белемнәрне яңартып БДИга әзерләнә торырга була.

 

Имтиханнар белән дөнья бетми, чынлап әйтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев