Логотип Идель
Бу – тема!

БДИ-2019: якынлашкан саен куркыта!

Язны зарыгып көттек көтүен дә бит. Тик яз якынлашкан саен БДИ тапшыру вакыты да килеп җитә шул. Хәер, БДИны хәзердән үк тә тапшырып куеп була. Ничек алай дисеңме?

2019 елда 11нче сыйныфны тәмамлаучы 16 мең 329 укучы БДИ тапшырачак. Иң популяр имтиханнар арасында – физика, химия һәм биология. Рус теле, җәмгыять белеме, тарих һәм чит телләр буенча имтиханнарга быел үзгәрешләр кертелгән.

11нче сыйныфта имтиханнарны тапшыру өчен өч төрле этап бар – алдан тапшыру, төп һәм өстәмә этаплар. 20 март-10 апрель аралыгында алдан тапшыру этабы уза. Бу агымга эләгүчеләр БДИны Яр Чаллының 6нчы һәм Казан шәһәрнең 62нче мәктәбендә тапшыра.

- БДИны алдан тапшыручыларның күпчелеге – мәктәпләрнең былтыргы чыгарылышы, шулай ук урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар. Моннан тыш, БДИның төп этабында Россия, халыкара ярышларда катнашучылар яки даими дәваланучы укучылар да БДИны алданрак тапшыра ала. Шулай ук бу этапка Россиядән читтә белем алачак укучылар да керә, – ди Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Алдан тапшыру этабында 14 предмет буенча имтиханнарны 738 кеше тапшырачак.

БДИның төп этабы 27 май-1 июль аралыгында уза. Анда имтиханны тапшыруның 83 пункты эшләячәк. Имтихан язылачак 1395 аудиториядән онлайн-видеокүзәтү алып барылачак. БДИ тапшыручылар өчен 20 мең 800 урын әзерләнә. Имтиханнарны оештыруда 6,7 мең укытучы катнаша. Һәр имтиханда КИМнарны аудиториядә чыгартачаклар, җавап бланкларын штабта сканер аша уздыралар.

Имтиханнарның үтү рәвешен вуз студентлары күзәтәчәк. smotriege.ru порталында һәр аудиторияне махсус күзәтүчеләр караячак.

- Бу вакытта имтихан тапшыра алмаучылар яки ике имтиханы бер көнгә туры килгән укучыларга, 17 июньнән башлап, резерв көннәр каралган. БДИның төп этабындагы соңгы көн “бердәм резерв көне” булачак, – ди министр.

Җәмгыять белеме фәнен ел саен бик күп укучы тапшыра. Шуңа да аның өчен аерым көн билгеләнгән. Инглиз теленең сөйләм өлеше өчен берьюлы ике көн бүлеп бирелгән.

Башка елларны бер үк фәннән имтиханны кабаттан тапшыру җиңел булса, быел моны бары тик имтихан комиссиясе рәисе карары белән генә башкарып булачак. Бу – рус теле яки математикадан имтиханнан яхшы билге алмаган яки имтиханга җитди сәбәпләр белән килмәгән укучылар. Әгәр укучы математикадан яхшы билге алмаса, ул бу фәннән профиль дәрәҗәсен база дәрәҗәсенә күчертеп, аны яңадан тапшыра ала. Укучы үзе сайлаган предметларны тапшыра алмаса, аны кабаттан тапшыру бер елдан соң гына рөхсәт ителә. БДИның өстәмә этабы – 3-20 сентябрь аралыгында узачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев