Логотип Идель
Бу – тема!

«БАЛА-СИТИ»га 10 ЯШЬ!

17 декабрь көнне Казанның «Пирамида» концертлар залында «Бала-сити» полилингваль белем бирү учреждениесе ун еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да катнашты. 

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, «Бала-Сити» проекты моннан 10 ел элек, 2012 елның декабрендә, беренче полилингваль балалар бакчасы буларак тормышка ашырыла. Соңрак балалар бакчасы тулы 11 еллык мәктәпкә кадәр үсә. «Укытучыларның тугры хезмәте, оештыру сәләте һәм әлеге хезмәтнең нәтиҗәлелеге мультилингваль укыту оешмаларына ихтыяҗ бар икәнен дәлилләде. Бүген «Бала-Сити» – сыйфатлы, уңайлы белем бирү мохите, ул педагогиканың заманча методлары белән традицияләрне берләштереп, укытучыларга да, тәрбияләнүчеләргә дә үсәргә мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

10 ел дәверендә «Бала-Сити» бренды сыйфатлы үскән, укыту предметлары өлкәсен киңәйткән. Бүген биредә, рус һәм татар теле белән беррәттән, инглиз, кытай һәм испан телләрен укыталар, балалар шулай ук программалаштыру һәм робототехниканы өйрәнәләр. Хәзерге вакытта Казанда 5 балалар бакчасы һәм 2 халыкара мәктәп кампусы эшли, аларда меңләгән бала белем ала, 76 Россия педагогы, Англия, Канада һәм АКШтан 15 чит ил укытучысы укыта. «Бала-Сити» балаларны чит телләргә генә өйрәтми, туган телебезне һәм аның мәдәниятен дә популярлаштыра. Биредә татар телендә төрле чаралар үткәрелә, танылган язучылар һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар, җәйге милли сменалар оештырыла.

Республика парламенты җитәкчесе «Бала-Сити» оешмасының генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Альбина Насыйровага аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Фәрит Мөхәммәтшин «Бала-Сити» коллективына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Альбина Насыйрова шәхсән үзе дә бүләкләнде. «Бала-Сити»да хезмәт куючы күп кенә педагогларга мактаулы исемнәр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тантаналы чара «Бала-Сити» халыкара полилингваль балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, Кембридж халыкара BC Academy мәктәбе укучылары, укытучылары һәм чакырылган кунаклар катнашында бәйрәм концерты белән тәмамланды. Алар арасында җырчы Салават Фәтхетдинов та бар иде. Концерт, балалар тарафыннан гына куелса да, бик югары дәрәҗәдә эшләнелгән иде. Бу «Бала-Сити»ның укучыларга белем бирү генә түгел, мәдәни-рухи яктан да тәрбияләвен, сәнгать өлкәсендә дә үстерүен күрсәтә.

Концерт башланыр алдыннан «Бала-Сити»да белем алучы һәм тәрбияләнүче балаларның кул эшләреннән торган күргәзмә дә оештырылды, төрле интерактив мәйданчыклар, фотозоналар эшләде.

Лалә Кәримова

Фотолар ТР Дәүләт советының рәсми сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев