Логотип Идель
Бу – тема!

БАЙКЕРЛАР ҮЗ ЮЛЫҢНЫ ТАБАРГА ЯРДӘМ ИТӘ!

Аларны күргәч теләсәң-теләмәсәң дә байкерлар кушкан юлдан китәргә кирәк була инде, дип уйлап куйдыңмы? Әзмәвердәй гәүдәле, кара күзлектән һәм «кожаный» куртка-чалбар кигән мотоциклны иярләүчеләр безнең күз алдыбызга шулайрак килеп баса бит. Чынлыкта, нәкъ менә шул бруталь абзыйлар бүген мәктәп балаларына дөрес, туры юлга өндәп зур акция уздырды.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Идарәсе оештырган чара «Үз юлыңны тап» дип атала. Максаты да аңлашыла: яшь буынны сәламәт рәвешен алып барырга өндәү, наркотиклар куллануның тискәре күренеш икәнлегенә төшендерү. Боларны аңлату эшләрен исә «WindRose» һәм«TRESPASSERS» дип аталган байкер-клуб вәкилләре алып барды. Үзләренең мотоциклларында алар Казанның 3 мәктәбенә барып укучылар белән очрашты. 152нче, 179нчы һәм Столбище мәктәпләрендә бүген шуңа күрә «матайлар» гөрелтесе һәркемнең игътибарын җәлеп итте.





















Вәт тамаша күрсәттеләр байкерлар! Берсе каты тимерчыбыкны тешләре белән кысып, ике кулы белән бөкләп куймасынмы! Болай эшләргә күпме көч-гайрәт кирәк бит! Ә компресс куя торган резин капчыкны һава тутырып кабарту? Моны бит көч-гайрәте булмаган кеше эшли алмый. Байкерлар, чыннан да, сүз белән генә түгел, гамәл белән дә үзләренең сәламәт яшәүләрен дәлилләде. 179 нчы мәктәп директоры Эльвира Наумова да шулай ди: «Дәресләрдә дә, башка вакытта да наркотикларга каршы агитация даими алып барыла анысы, ә менә үз күзләре белән күргәч, шундый кешеләр белән танышкач, балаларның күңелләренә башкача кереп кала».

Соңыннан укучылар байклар янында фотога төштеләр, байкер абыйлары белән аралаштылар. Шулай ук наркотикларга каршы көрәшне чагылдырган рәсем конкурсы җиңүчеләре дә бүләкләнде.

















 

Ринат Нәҗметдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев