Логотип Идель
Бу – тема!

АВЫЛДА ЯШЕЛЧӘЛӘРНЕ... ЭКОБОКСТА ҮСТЕРӘЛӘР!

Авыллардагы гаиләләр дә трендтан калышмый! Әнә, Балтач районы Кариле авылында яшәүче Мәрдановлар гаиләсенең бакчада да, өйләрендә теплицалары бар икән. Нигә шулай икегә ярылалар, дисезме? Бакчада яшелчәне гади форматта үстерсәләр, өйдә – экобокста! “Растим помогая” республика конкурсында җиңеп, шундый серле мини-теплица откан алар.

Авыл җирендә торып та, сити-фермерлык юнәлеше белән шөгыльләнеп булганлыгын дәлилли Мәрдановлар. Сүз уңаеннан, сити-фермерлык – киләчәк һөнәре. Ул “Атлас новых профессий” проектында киләчәктәге 100 яңа һөнәр исемлегенә кергән.
Сити-фермер – эре шәһәр биналарында, түбәләрендә агросәнәгать хуҗалыгын булдыручы, шул өлкәдә хезмәт күрсәтүче белгеч. Ул шәһәрдәге вертикаль фермада (атвоном һәм экологияле конструкция) үсемлекләр үстерә. Беренче вертикаль ферма 2012 елда Сингапурда пәйда булган. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы юнәлешендәге күктерәүләр Көньяк Корея, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, АКШ, Франциядә булдырыла.

Яңа проект – яңа максат


Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе прогрессив үсемлекчелек буенча белем бирү кластерын башлап җибәргән. Ул Татарстан авылларында яшәүче яшь гаиләләр республика конкурсы кысаларында уздырылган. Аны “Татарстан республикасы авыл яшьләре” дәүләт программасы буенча тормышка ашыралар. Әлеге проектта авыл хуҗалыгында сити-фермерлык юнәлешен популярлаштырырга җыеналар. Бу эшне башта студентлар белән башлап җибәрсәләр, быел бу эшкә яшь гаиләләрне дә җәлеп иткәннәр.

Әлеге проект республикада беренче тапкыр уздырыла. Моның өчен районнарга хатлар җибәрелгән. Катнашучылар мотивацион хат, видеороликлар җибәргән. Алар яшьләргә авылда яшәү өчен нинди шартлар тудырылганлыгы, ни өчен авылда яшәргә калулары турында сөйләгән. Аграр яшьләр берләшмәсе Россиянең Президент грантлары фонды тарафыннан уздырылган конкурста 800 мең сум откан. Шушы акчага әлеге проектны оештырганнар.



– Без әлеге конкурста җиңеп чыкканнарга экобокслар тапшырдык. Ул үсемлекләрнең үсү, уңыш бирү шартлары тудырылган ябык экосистеманы хәтерләтә. Гаиләләр анда бөтнек, укроп, салат кебек яшеллекне үстерә ала. Әлеге тартма гидропоника системасы ярдәмендә эшли. Шулай итеп, без яшь гаиләләрне яңа компетенциягә өйрәтәбез. Җитмәсә, шушындый форматта яшеллек үстергәндә, гаиләдәге балалар да биологик процессларны, мисал өчен, фотосинтезны, карап үсә, – ди Татарстанның Аграр яшьләре берлеге оешмасы матбугат хезмәте Рания Сабирова.

Шушы җиңүчеләр сити-фермер дигән һөнәргә төшенәчәк. Бу максаттан алар прогрессив үсемлекчелек буенча белем бирү программасын узачак, ел дәвамында экобоксларда яшеллек үстерәчәк. Шулай итеп, бу аларга дөнья трендларын белергә, яңа төр үсемлекчелек технологияләре белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге бәйгедә республиканың 23 районыннан 50 гаилә катнашкан. Махортовлар (Алекеевск районы), Ситдыйковлар (Апас), Мәрдановлар (Балтач), Куглеевлар (Алабуга), Бокаревлар (Зәй), Исмәгыйлевлар (Мамадыш), Калягиннар (Менделеевск), Шайнуровлар (Саба районы) гаиләләре җиңүгә лаек булган. Мәрдановлар гаиләсе белән элемтәгә кереп, әлеге күз күрмәгән, колак ишетмәгән экобокстан нинди уңыш җыеп булуы турында сораштык.

Бакчада да, өйдә дә теплица!


Мәрдановлар гаиләсенә конкурсларда катнашу ят нәрсә түгел. Шуңа да әлеге бәйгегә ролик әзерләү дә авыр булмаган аларга. 7 яшьлек уллары Раил баянга йөри, 5 яшьлек Раян, 4 яшьлек Раидә шахмат, бию түгәрәкләрендә шөгыльләнә. Видеода гаилә тормышы мизгелләрен чагылдырган алар. Бу эштә әниләре Роза ханым актив булган.



– Безнең бабай да агроном булган. Ул безгә яшелчә үстерү нечкәлеген өйрәтте. Бакчабыз зур, кыярлар-помидорлар – бөтенесе үзебезнеке. Экобокс кебек яңа җиһазның өйдә пәйда булуы безне бер дә куркытмады. Ул шул ук мини-теплица инде, бары тик өйдә эшли торганы гына. Орлыгын саласың, суын сибәсең, программа куясың да, көтәсең генә, – дип елмая гаилә башлыгы Раушан Мәрданов.

Әлеге экобокста балчык тутырылган савытлар урнашкан. Аларга орлык саласың, башта тишелеп чыгу режимына куясың. Аннан соң, 3-4 яфрак күренә башлагач, башка режимга күчерәсең. Бу тартма шулкадәр акыллы ки: хәтта температураны үз саклый, көн озынлыгын үзе билгели. Яшелчәләр өчен махсус ашламалар да бар икән анда.

Хәзерге вакытта мондый мини-теплица Мәрдановларның өйләрендә тора. Озынлыгы – 1 метр, киңлеге һәм биеклеге – 80 сантиметр. Әлегә гаилә петрушка утыртып караган. Бүген бакчаларында да яшелчә үсә, шуңа ныклап торып экобоксларны тышта буран котырган вакытта рәхәтләнеп кулланырга җыеналар. Шунысы да бар: әлеге кечкенә савытларда сабагы тәбәнәк булган кыяр-помидорның махсус сортларын да үстереп булачак.

– Аграр яшьләр берлегеннән мондый бүләкне бик рәхәтләнеп кабул иттек. Бакча яраткан, яшелчә үстергән кешегә бу ел әйләнәсе витамин ашау мөмкинлеге дигән сүз бит. Балаларыбыз да экобокс белән кызыксына. Аеруча орлык тишелеп чыкканын күзәтәләр. Алга таба, петрушка үсеп чыккач, башка әйберне балчыгын алыштырып утыртырга ниятлибез, – ди Раушан әфәнде.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе матбугат үзәгеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев