Логотип Идель
Бу – тема!

АВЫЛ МӘКТӘБЕ vs КАЗАН УНИВЕРЫ

11 нче сыйныфта укыганда, миңа еш кына «Университет мәктәп түгел инде ул», дип кабатлыйлар иде. Нәрсә аерыла икән анда шуның кадәр? Шул ук уку, шул ук өй эшләре бит инде, бары тик сыйныф төркем белән, ә класс җитәкчесе куратор белән алмашына, дип уйлый идем мин. Үзем студент булганчы...

Ә хәзер мин Казан федераль университетында белем алам. Нәрсә дип әйтим инде, аермалар шактый икән. Тик әйдәгез иң баштан башлыйк.

Студентлык чорым бик үзенчәлекле рәвештә старт алды. Уку елым гадәттәгечә сентябрь аенда түгел, ә соңрак – ноябрьдә генә башланды. Алдагы ике айда без мөстәкыйль рәвештә укыдык, сораулар булса, укытучы белән видеоэлемтәгә чыгып сөйләшә идек. Ни өчен шулай укыганны һәркем беләдер инде – Казанда БРИКС илләренең саммиты булды.

Ә ноябрьдән башлап мин – чып-чын студент. Мәктәптән соң мондагы укуга ияләшү җиңел эшләрдән түгел икән. Дәресләр дә, без ияләшкәнчә, 45 минут кына түгел бит, ә сәгать ярым! Шушы вакыт буе аерылмыйча укытучыны тыңлап утыру – студент кешенең төп эше. Хәер, бәлки фикерем үзгәрер, әле укый гына башладык бит... Ә хәзер әйдәгез университетның үзенчәлекләре белән таныштырыйм сезне.

Мәктәптә укыган чорда көн саен 7:30 уку урынында булырга кирәк иде безгә. Шуның өчен җиденче яртыда йокыдан торып, тиз-тиз генә юынып, ашап, җыенып чыгып китә идем. Ә университетка әйләнеп кайтсак, монда инде 8:30 да булырга кирәк, әмма шулай булуга карамастан, мин барыбер тору вакытыма тугры калдым. Ни өчен дисәгез, мәктәпкә мин 10 минутта менеп җитсәм, университетка 1 сәгать буе барам. Шулай инде ул, Казан бөкеләрсез яши алмый! Ә кайбер көннәрне икенче парага гына барабыз. Менә анда рәхәт инде! Мәктәптәгеләрнең дәресе башланганда, без йокыдан уянып кына киләбез әле.

Расписаниега тукталмыйча мөмкин түгел! Ике ай укымау хисабына дәресләрне тутырганнар гына. Мәктәптә 7нче дәрес булуга да ризасызлык белдереп ята идек без, ул 3нче яртыда бетә торган иде, нәрсәсе ошамагандыр?! Ә монда исә... иң кыска уку көне 4 нче яртыда тәмамлана, берәр төрле чаралар, репетицияләр булмаса, әлбәттә. Дүшәмбе көнне бөтенләй кичке 9га кадәр укыйбыз! Кайтканда, бөтенебез дә сытылып беткән яшелчәләр булабыз. Бер яктан, иң авыр көннәрнең берсе артта калды, шатланырга кирәк. Әмма моны да эшлисе килми ул вакытта. Ә алда якынча 40 минут юл! Шуңа күрә дәрес бетте дә тиз генә өйгә кайтып яттым түгел.

Ашау мәсьәләсе дә үзенчәлекле. Мәктәптә 3 дәрестән соң сыйныфыбыз белән бергә ашханәгә төшеп ашый идек. Ә университетта һәркем үзе өчен. Кайда өлгерәсең, шунда барасың. Җитешмәсәң, үзеңә үпкәлә. Гадәттә якын-тирәдәге кафеларда, ашханәләрдә ашыйм мин. Олы курс егетләре белән дуслашуның бик мөһим бер плюсын атар идем – түбән бәяләрдән кайда туклыклы итеп ашарга икәнен әйттеләр.

Авыл мәктәбендә уку белән Казан университетында укуның тагын бер бик зур аермасы бар. Бәлки үзегез дә чамалыйсыздыр. Ул да булса, акча мәсьәләсе. Авылда укыганда бөтенләй диярлек акчам китми иде. Мәктәптә ашаган өчен аена бер тапкыр түлисең дә шуның белән шул. Ә өйдә әни пешергән тәм-томнар... Үзем дә тук, акчам да янда. Казанда инде бөтенләй башка ситуация. Транспортына да, ашарына да түлисең, әле тулай торакка берәр әйбер кирәк була икән, анысын да аласың. Акчаны таратып кына барган шикелле инде. Кыскасы, Казан чыгымнар таләп итә.

Казанда укуның минусларын гына санап киттем бугай. Уңай якларына да тукталмасам, КФУ укытучылары, шәһәрдә яшәүчеләр мине кабул итмәсләр кебек. Нәрсә генә дисәң дә, 4 ел яшәп укыйсы бар бит әле монда. Димәк, плюслар!

Төркем белән сыйныфның иң төп аермасы шунда: университетта уртак кызыксынулары булган кешеләр туплана, бөтен кеше дә керәсе уку урынын үзе сайлый бит. Шуңа да төркемдәшләр белән уртак тел табу күпкә җиңелрәк. Ә мәктәптә бөтенләй башкача. Мисал өчен, мине 6 яшьтә мәктәпкә керткәннәр. Һәм мин 11 ел буе кызлар белән генә укыдым. Бу юлны мин үзем сайладым дип уйлыйсызмы?

Шулай ук университетта үзеңне күрсәтү, таныту җайлырак, минемчә. Ничәдер мең кеше укый бит безнең институтта. Һәм төрлесе төрле юнәлеш буенча белем алалар. Берәр чарада чыгыш ясыйсың икән, сине инде ничәдер йөз кеше һичшиксез карады, дип әйтә алабыз. Авыл мәктәбендәге 70 укучы белән 15 укытучы түгел бу сиңа!

Димәк, нинди нәтиҗәгә килә алабыз. Казанда яшәп укуның уңай һәм бераз тискәре яклары да бар. Казанда укыйсым килми дип, 12 сыйныфка кала алмый идем бит инде.

  Әлегә бик җиңел булмаса да, бирешү турында бөтенләй уйламыйм, чөнки бу минем юлым, минем тәҗрибәм һәм минем хаталарым! Мәктәптә уку этабын уздык, алда ниләр буласын, кемнәр белән танышасымны вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев