Логотип Идель
Бу – тема!

АТ СПОРТЫ: МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ, ПЕРСПЕКТИВАЛАР, МӨМКИНЛЕКЛӘР

Ат спорты иң чыгымлы спорт төрләре рейтингында икенче урында тора (беренче урында – «Формула 1»). Бу спорт шулай ук шактый куркыныч санала, чөнки аттан егылу бишенче каттан яки хәрәкәт итә торган машинадан егылу белән чагыштырырлык. Ат спорты шулай ук иң мавыктыргыч спорт төрләренең берсе, монда кеше белән хайван бергә эшли. Бу спорт төп өч төргә бүленә:

1. Конкур – билгеле бер тәртиптә һәм билгеле бер катлаулылыкта барьерларны узу;

2. Выездка – җайдакның осталыгын һәм атның барлык аллюрларда дөрес хәрәкәтләнү сәләтен күрсәтү (адым, «рысь», «галоп»), төрле темпта, дөрес «стойка», ян бөгелешле һәм катлаулы хәрәкәтләр;

3. Троеборье – ярышлар өч көндә уза һәм выездкадан, кыр сынауларыннан яки кросстан һәм конкурдан тора.

Барлык бу өч төр дә 1900 елдан башлап җәйге Олимпия уеннары программасына керә, шуннан бирле ул Уеннар программасында кала.

Ат үрчетү белән Россиядә Петр I вакытында актив шөгыльләнә башлыйлар: ипподромнар төзелә һәм атларның яңа токымнары чыгарыла. «Русский рысак» – танылган спорт токымнарының берсе, ул әлегә кадәр дә төрле ярышларда урыннар ала. Революциягә кадәрге чорда Россия атларның гомуми саны буенча дөнья лидерларының берсе булган. Мисал өчен, Беренче бөтендөнья сугышы башланганчы илдә атлар 40 млн башка якын исәпләнгән, бу исә дөньядагы атлар санының өчтән берен тәшкил иткән.

Вазгыять радикаль рәвештә тискәрегә 1940 нчы елларда үзгәрә башлый. Атчылыкның кимүенә берничә сәбәп барлыкка була: Икенче бөтендөнья сугышы барышында югалтулар (10 млн га якын), армиядә атларга ихтыяҗ кимү, техник алгарыш, авыл хуҗалыгын, транспортны һәм сәнәгатьне һәр җирдә механикалаштыру атларны кирәксез итә. 1930-50 елларда булган барлык үзгәрешләр нәтиҗәсе СССРда атлар санының кискен кимүе китерә. Бу процесс алдагы ун елда да тукталмый, атларны үрчетү әкренләп кими. 2015 ел ахырына Россия территориясендә бары тик 1 млн 374 мең ат кына кала. Атларны үрчетү хәзер күбрәк спорт юнәлеше өчен актуаль.

Татарстан Республикасында 30дан артык ат спорты клубы, ишегаллары, комплекслары һәм ат белән бәйле спорт һәм күңел ачу эшчәнлегенә юнәлтелгән ат абзарлары бар. Казанда атлар белән бәйле түбәндәге оешмалар бар:

1. КСК Радужный

2. КСК Казань

3. Престиж

4. МКСК Казань

5. Хадар

6. Айда һ.б.

Татарстан Республикасында ат спортын үстерү мәсьәләләре һәм аларны хәл итү юллары ачыклаганда, шәхсән мин түбәндәгеләрне аерып чыгарыр идем:

1. Финанслау. Шәхси финанслау эзләү, җирле хакимият өчен ат спортының абруен күтәрү кирәк.

2. Квалификацияле хезмәткәрләр җитмәве. Кадрлар әзерләү, семинарлар һәм остаханәләр үткәрү кирәк.

3. Балалар спортын үстерү. Балалар арасында ярышлар уздырырга, пони-клублар оештырырга, балаларга үзләрен спортчы ролендә генә хис итәргә түгел, ә аларга ат тормышын эчтән күрергә дә мөмкинлек бирергә кирәк.

4. Мәгълүмат бирү. Массакүләм мәгълүмат өлкәсендә яхшы эш алып барырга кирәк. Кешеләргә ярышлар турында хәбәр итәргә, яшьләрне волонтерлар һәм оештыручылар сыйфатында чараларга җәлеп итәргә.

Ат спортын үстерүнең төп проблемаларын билгеләп һәм Олимпия спорты буларак әлеге спорт төренең мөһимлеген ассызыклап, безгә гомумән ат спорты кирәкме һәм аны Татарстанда үстерергә кирәкме-юкмы дигән фикер калырга тиеш түгел.

Алинә ДӘҮЛӘТШИНА

Фото: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев