Бу – тема!
АЛТЫН МЕДАЛЬ ӨЧЕН БДИда ӨСТӘМӘ 11 БАЛЛ
24 июльдә Россия Дәүләт Думасына шактый кызыклы канун проекты кертелде. Ул мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучыларның БДИ балларына өстәмә 11 балл (!) кушуны күздә тота.
Канун проектын Дәүләт думасының Энергетика буенча комитет рәисе урынбасары Игорь Ананских тәкъдим иткән. Ул югары уку йортларына укырга керүче алтын медаль “хуҗалары”ның БДИ нәтиҗәләренә нибары 4-5 балл гына өстәүне гадел түгел дип саный. “11 ел буе тир түгеп белем алучыларга карата бу дөрес карар түгел. БДИ бит ул, күргәнебезчә, лотерея уены сыман”, - ди депутат.
Хәзерге вакытта югары уку йортлары олимпиадаларда җиңүләр, ГТО значогы һәм алтын медаль өчен БДИ нәтиҗәләренә күп дигәндә 10 балл өсти. Канун проекты нигезендә исә бары тик алтын медаль өчен генә 11 балл, ягъни һәр уку елы өчен берешәр балл өстәү күзаллана.
“Без югары уку йортларына алтын медальне 11 балл белән бәяләргә тәкъдим итәбез, укучының башка уңышлары өчен ничә балл өстәү алар карамагында кала”, - дип белдерә И.Ананских. Аның фикеренчә, бу алтын медальга кабат үзенең дәрәҗәсен кире кайтарып, укучыларга 11 ел буе тырышып укырга этәргеч булыр иде.
Әйтергә кирәк, беренче карашка бу чыннан да шактый кызыклы һәм мөһим канун кебек. Дөресен генә әйткәндә, без аны укучылар, укытучылар барысы да хуплар дип уйлаган идек. Тик алай булып чыкмады. Фикерләр икегә бүленде.
Мәликә Мотыгуллина, абитуриент, Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 татар гимназиясен тәмамлаган:
Алтын медаль өчен өстәмә 5 балл өстәделәр. Минемчә, бу бик әйбәт. Ә инде 11 балл өстәлсә, тагын да сөенер идем. Тик бу артык күп түгелме икән? Рус телен 91, җәмгыять белемен 81 баллга тапшырдым. Әле кичә генә татар теленнән имтихан булды, хәзер түземсезләнеп аның нәтиҗәләрен көтәм.
Салават Галиев, абитуриент, КФУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицейны тәмамлаган:
Миңа калса, бу бик үк дөрес түгел. Гадәттә, алтын медальне укытучылар белән яхшы мөнәсәбәттә булган һәм предметларны өстән-өстән генә белгән укучыларга бирәләр. Өстәвенә, мәктәпләр бер-берсенә охшамаган. Укытучылар да, дәреслекләр дә төрле. Димәк, алтын медальгә лаек булу кайсыдыр мәктәптә җиңелрәк, кайдадыр катлаулырак булырга мөмкин. Аннары соң бу мәсьәләнең башка ягы да бар. Соңгы ике елда укучы төп вакытын киләчәк профессиясе өчен мөһим фәннәрне өйрәнүгә, алардан БДИ га әзерләнүгә багышлый. Башка фәннәрдән бишле билгеләренә генә укырга вакыты калмаска мөмкин.
Зилә Бәшир кызы Фәйзетдинова, Саба районы Тимершык гомумбелем бирү мәктәбенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары:
2019нчы елда мәктәбебезне 11 укучы тәмамлады. 4 кызыбызга алтын медаль тапшырылды. Алтын медаль өчен төрле уку йорты баллны төрлечә өсти. Әгәр өстәмә 11 балл бирелә башласа, бик яхшы булыр иде, әлбәттә. Укучыларыбызның БДИ баллары да югары. Мәсәлән, Нуриева Илзия рус теленнән 98 балл җыйды. Киләчәктә юрист булырга тели.

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев