Логотип Идель
Бу – тема!

«АЛГА!», «ГРАМОТЕЙ!»: ГРАМОТАЛЫЛЫКНЫ АРТТЫРУЧЫ ТАТАР ҺӘМ РУС ТЕЛЕНДӘГЕ КУШЫМТАЛАР

«Мин бу сүзне белмим», «бу сүз ничек языла соң әле?» дип баш ватканың юк түгелдер. Башкалар янында кыенсынып тормас өчен, язмада татар һәм рус телләрендә дөрес сөйләшергә, язарга өйрәтүче кушымталар белән бүлешәбез.

АЛГА!

Кушымта татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен булдырылган. Андагы татар-рус сүзлеге, мәкальләр, уеннар ярдәмендә  грамоталылыкны арттыру мөмкин. Өстәвенә, анда башка кешеләр белән дә аралашып була. Кызганыч, кушымта Android өчен генә каралган.

АНА ТЕЛЕ онлайн-мәктәбе

Бу – Россиядә һәм чит илләрдә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен түләүсез белем бирү программасы. Онлайн-мәктәптә 9 дәрәҗәдә бар. Һәр дәрәҗә үз эченә 8 бүлекне ала, аларның һәрберсе 4 дәрестән (тыңлау, сөйләү, уку, язу) тора, дәресләр берничә этапка бүленә. Һәр дәрес йомгаклау биреме белән тәмамлана. Дәрәҗәләрне үткәннән соң, тест бирәсең дә, тиешле сертификат аласың.

Грамотей! Тест русского языка

Гади һәм кызыклы викторина күп вакыт та таләп итми, сүзнең дөрес язылышын искә төшерергә дә ярдәм итә. Өстәвенә, кушымта бушлай һәм рус теленең орфографик сүзлеге буенча ясалган. Һәр тест 20 сораудан тора. Ахырда 1дән алып 5кә кадәр билге куела. Кушымта  Android һәм iPhoneда эшли.

Глазарий языка

Рус теле тарихы турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат тупланган бердәнбер кушымта. Аны хәзерге заман лингвистлары булдырган. Кушымтада 600дән артык мәкалә, 2000 лингвистик төшенчә һәм популяр фәнни эшләр җыелган. Терминнар һәм лингвистик төшенчәләр күрсәткече дә бар. Тик әлеге кушымтаны iPhone.га гына йөкләп була.

Орфография: игра-тест на знание русского языка

Кушымта сүз байлыгын арттырырга һәм сүзләргә дөрес басым куярга ярдәм итәчәк. Бирегә дустыңны да җәлеп итеп, бер-берегезне тикшереп карарга мөмкин. Алай кызыклырак та бит! Кушымта Android һәм iPhone өчен булдырылган.

Отличник по русскому 6 в 1

Уен рәвешендәге әлеге шәп кушымта берничә бүлектән тора: грамматика, басым, әйтелеш, пунктуация. Аңа көнеңнең берничә минутын гына багышлап та, грамоталылыкны арттыру мөмкин. Кушымта Android кулланучыларына, кызганычка каршы, туры килми.

Скороговорун: Русский язык

Синең шәхси логопедың шушында көтә! AndroidiPhoneга йөкләп була. Көн дә биредә шөгыльләнеп, халык алдында сөйләү күнекмәләрен үстерәчәксең. Син монда хәтта иң катлаулы җөмләләрне дә әйтергә өйрәнәчәксең. Әгәр дә сөйләмне үстерергә телисең икән, кушымта сиңа туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев