АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ МУЗЫКАНТ-МУЛЬТИИНСТРУМЕНТАЛИСТ ИЛЬЯС ФӘРХУЛЛИН БЕЛӘН ЯҢА КУРС ТӘКЪДИМ ИТӘ
Дәресләр төрки халыкларының музыка сәнгатен, төрле чорларда кулланылган уртак музыка уен коралларының тарихын, аларның бүгенге көндәге әһәмиятен өйрәнүгә багышланган. Башкаручы – музыкант-мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин. Рәхим итеп тыңлагыз!
Дәрескә түбәндәге сылтамалар аша үтәргә була:
- https://univer.tatar/courses/57
- https://vkvideo.ru/playlist/-107204151_5
- https://rutube.ru/plst/1019358
- https://youtube.com/playlist?list=PLkpCujgCtxAeAJQc7oZUvoXISRaq9ERKj&si=OVVK4HYI8nwADf5Y
Бу курс нәрсә бирә?
- Төрки халыкларының уртак музыка уен кораллары белән танышу.
- Һәр уен коралының килеп чыгу тарихын һәм үзенчәлекләрен аңлау.
- Музыкаль традицияләрнең бүгенге мәдәни тормышта тоткан урынын бәяләү.
- Милли сәнгатькә карата мәхәббәтне һәм ихтирамны арттыру.
Дәресләр исемлеге:
1. Төрки халыкларының уртак музыка уен кораллары
Музыканың күпкырлы дөньясына күзәтү ясап, төрки мәдәниятнең музыкаль мирасын ача торган дәрес.
2. Курай
Төрки дөньяның символы булган курай тарихы, төзелеше һәм башкару үзенчәлекләре.
3. Кубыз
Кечкенә булса да, йөрәкне яулаучы моң чыганагы – кубызның көче һәм серләре.
4. Саз сыбызгы (таш сыбызгы)
Саз сыбызгы – үткән гасырларның моңлы авазларын бүгенге көнгә алып килүче борынгы корал.
5. Дәф
Ритм тудыручы, күңелне дәртләндерүче дәфнең тарихы һәм төрле халыклардагы урыннары.
6. Думбыра
Киләчәккә аваз салучы думбыра – халкыбызның җырлы дөньясына ачкыч.
7. Ятаган
Аз билгеле, әмма үзенә җәлеп итүче ятаган – уен коралының борынгы эзләре.
8. Кыл-кубыз
Тирән моңлы кыл-кубыз – күңел кылларын уята торган сихри аваз чыганагы.
9. Саз
Саз – төрки музыканың аһәңе һәм тарихның бер өлеше буларак.
10. Төрки музыка уен коралларының бүгенге көндәге әһәмияты
Милли традицияләрнең бүгенге тормышта ничек саклануын, яңарышын һәм яңгыравын өйрәнү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 мая 2025 - 13:58
ГАЗМАНОВНЫҢ «РОДНИКИ. ДЕТИ» БӘЙГЕСЕ ФИНАЛ КОНЦЕРТЫНДА ОНЛАЙН ТАВЫШ БИРҮ БУЛАЧАК
-
27 мая 2025 - 13:16
16 КОМАНДА «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ЯРЫШАЧАК
-
26 мая 2025 - 14:03
БӨТЕН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КҮРӘЧӘК ТЕАТРАЛЬ КУЕЛЫШНЫҢ АВТОРЫ БУЛ!
-
25 мая 2025 - 11:10
«АВАЗДАШ» ТӨБӘК ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ КАЙДА ҺӘМ КАЙЧАН УЗАЧАК?
Нет комментариев