Логотип Идель
Бу – тема!

АБАУ! БУ БИТ RED FLAG!

Күптән түгел дус кызым белән очраштым, бик озак күрешмәгән идек һәм… Ул миңа бик тәфсилләп үзенең яңа егете турында сөйләде. Шундый хисле темага багышланган диалогта, еш кына «ред флаг» дигән сүзтезмәне кулланырга туры килде. 

Без, зумерлар өчен бу сүз яңа түгел, ияләшенгән. Тик каян килеп чыккан соң ул? Бу язмада шул турыда сөйләшеп алыйк.

Борчылу өчен +1 сәбәп

Инглизчә «red flag» сүзтезмәсе турыдан-туры «кызыл флаг» дип тәрҗемә ителә, ә күчерелмә мәгънәдә – ул проблема, уйланырга кирәкле нәрсә турында кисәтүче сигнал. Без бу сүзләрне еш кына дуслык яки романтик мөнәсәбәтләр турында сөйләгәндә кулланабыз

Мәсәлән, кыз яраткан кешесен идеаллаштыра һәм шул «кызыл байракларга» игътибар итми. Ә алар бик тә ачык күренә. Мәсәлән: 

  •  кичке тугыздандан соң өйдән чыкмаска куша,
  •  дуслары белән аралашуны чикләргә мәҗбүр итә,
  •  көненә берничә тапкыр үзенең кайда булуын хәбәр итүне таләп итә.

«Кызыл байрак»ның ике якка да һәм теләсә нинди мөнәсәбәтләрдә (партнерлар, ата-аналар, дуслар, ир белән хатын һ.б.) эшләвен билгеләп үтик. Моннан тыш, «кызыл байрак» киләчәктә булырга мөмкин абьюзив мөнәсәбәтләр, ягъни шәхси чикләрен бозу, рәхимсезлек, көч куллану турында турыдан-туры кисәтә ала.

Сленг тарихы

Сленг сүзтезмәсе «кызыл байракны күтәрергә, эләргә» дигән тотрыклы кушылмадан барлыкка килгән. Гомумән, төсләр мөһим сигнал системасы, ә флаг ул барыбызга да таныш объект. Тарихка күз салсак, ак флаг сугыш хәрәкәтләрен туктатуны яки ирекле капитуляцияне аңлата. Кызыл төстәге флаглар хәвеф, куркыныч турында кисәтү өчен кулланыла. Шулай ук, нәкъ менә футболдагы кызыл карточкалар һәм светофорның кызыл сигналы туктау кирәклеге турында билгели. Мисаллар бик күп. 

«Кызыл байрак» төшенчәсе кеше белән сәламәт мөнәсәбәтләр төзи алмау билгесе буларак берничә ел кулланыла. Психологлар бу хакта инде күптән сөйләп килә, мәсәлән, Эбигейл Бреннер инде 2014 елда моның турында бик эчтәлекле мәкалә язган (үзем дә укыдым, сезгә дә киңәш итәм).

Интернетның рус телле сегментында бу төшенчә 2021 елда Twitter (тыелган социаль челтәр) ярдәмендә популярлык яулады. Кызыл флаглар рәвешендәге эмоджилар ниндидер шөбһә булуын аңлаткан. Бер атна эчендә «кызыл байрак»лы эмодзи белән твитлар саны 455% ка арткан.

Тора-бара «кызыл байрак» романтик партнер белән генә түгел, ә теләсә кайсы коммуникациядә хәвефле билгеләрне күрсәтү өчен кулланыла башлый. Нәтиҗәдә, әлеге сүзтезмәне куллану өчен бик зур контекст барлыкка килә.

Барысына да туры килә торган «кызыл байраклар» исемлеге юк. Бу бик субъектив төшенчә. Бер кеше көч куллануга толерантлыкны кызыл флаг дип саный ала, ә икенчесе «Воронины» сериалын яратмауны. Һәм һәркем үзе өчен хаклы.

Минем янымда тиешле партнермы? 

Психологлар аңлатуынча, «кызыл байрак» кешене уйланырга мәҗбүр итә торган индикатор. Кызыл байрак үзе проблема булмаска да мөмкин. Тик бу киләчәктә ниндидер проблема булачагына ишарә булырга мөмкин.

Иң популяр «кызыл байраклар»:

Көнчелек, ышанмау, контроль

Мөнәсәбәтләр башында ул игътибар һәм кайгырту кебек тоелырга мөмкин. Кеше үз партнерының аралашу даирәсе белән кызыксына, даими рәвештә шалтыратып, үз эшләре турында сөйләвен сорый ала. Аннан соң бу ниндидер бер таләпкә әйләнергә мөмкин. 

«Мәхәббәт утында бик нык яну»

Бу бик романтик күренергә мөмкин: гашыйк кеше бөтен көче белән үз объектын яуларга тырыша. Мәсәлән, «Хәтер көндәлеге» фильмының төп герое Ной. Элли аның белән очрашырга теләми, ләкин егет аны эзләүне дәвам итә һәм хәтта манипуляцияләргә дә мөрәҗәгать итә: күзәтү тәгәрмәченә менеп, кыз аның белән очрашмаса, аннан төшмәячәкмен, дип тора. Тик бу да бит, бер уйлансаң, сәламәт күренеш түгел.

Салкынлык һәм читләшү

Синең адреска тупас шаяртулар, кызыксынуларыңа карата нәфрәт – болар барысы да «кызыл байрак» дип каралырга мөмкин. 

Игътибар

«Кызыл байрак» – бары тик уйланырга, кешенең тәртибен күзәтергә һәм сезне борчыган мизгелләрне сөйләргә кирәклеге турында сигнал. Шуннан соң гына аралашу һәм мөнәсәбәтләрне дәвам итәргәме-юкмы икәнен хәл итәргә кирәк. 

Үзем әлеге феноменны анализлау нәтиҗәсендә әлеге фикергә килдем: һәркемнең үз нормалары һәм кыйммәтләр системасы, әгәр дә сез якын кешегездә шул «кызыл байракны» күрәсез икән, беренчедән, аңа бу турыда әйтегез һәм әңгәмәдән соң гына киләчәк планнарыгыз турында уйлагыз. 

«Кызыл байрак» үзеңнең шәхси читләреңне аңлау өчен әйбәт психологик «прием», дип әйтик, тик чамасын белегез!

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев