3D КИЕМ, КЫЧЫТКАННАН ТУКЫМА ҺӘМ СМАРТФОНГА ЗАРЯДКА БИРӘ ТОРГАН ФУТБОЛКА: КИЛӘЧӘК МОДАСЫ НИНДИ БУЛАЧАК?
Hello, бүген без сезнең белән «ноу-хау»га чумарбыз. Нинди «ноу-хау» дисеңме? Мода өлкәсендә! Кием-салым кризисы «H&M» ябылу белән генә бетми. Күз алдыңа китер: Галиябану өй киемендә фотога төшә, һәм әлеге фотоны син дә мин дә яраткан бер социаль челтәргә куярга тели, арткы фонын әлбәттә ки «Adobe Photoshop» белән матурлый, әмма тагын бер әйбер: аның футболкасы үтекләнмәгән. Тик киләчәктә яшәүче Галиябану үз киемен «3D»лаштыра ала. Әйе, нәкъ менә без кечкенә чакта кәгазь курчакларга кәгазь киемнәр сайлап утыргандай, ул да фотода берничә төр кием киертеп карый ала. Мондый әйбер мөмкинме? Булмас димә! Кешелекнең кошлар кебек оча алуы да башта хыял гына булган.
ШЫПЛАП ТУЛГАН ОНЛАЙН-ШКАФ
Мин «Met Gala» образларының креативлыгы һәм матурлыгыннан бер атна айный алмыйм, ә 3D киемнәрне үз күзем белән күргәч, тынычланыр өчен, гомумән, ярты гасыр кирәк булыр, мөгаен. Минимум ярты гасыр.
Бу яңарыш ни белән бәйле, дип уйлыйсыз? Сәбәпләре хәзердән үк ачык. Кайбер кешеләр киемнәрне нәкъ менә фото ясап, бер мактанып алыр өчен генә ала да инде. Хөббенисаның алсу шарфы булгач, Галиябануныкы нигә булмаска тиеш, ул гомер буе: «Мин алсу төсне терпеть ненавижу!» – дисә дә. Бу Галиябануның бер алсу шарфы гына эшсез ята, ә синең шкафыңда күпме бер дә киелмәгән кием бар, ә?
Минем бу тенденциягә карашым бик шикле. Хәзер башка да сыймаса, киләчәктә бу «Wildberries» һәм «Ozon»га кереп чыккан кебек булачак. Әмма бу бит бөтенесе дә социаль челтәрләргә фото өчен генә! Безнең шулкадәр баш киткән, хәтта шул фотолента өчен галимнәр кием дә уйлап тапканнар. Уен белән реаль халәтне аера алырбыз микән? Һәм урам киемнәре барыбер калачак бит. Димәк безгә паркларда, бәйрәмнәрдә кияргә бер шкаф кием, фотолар өчен генә тагын бер виртуаль онлайн-шкаф кирәк булачак? Акчаң гына җитсен, балакаем...
ЯРАТКАН МАМЫК ФУТБОЛКАҢ ТАБИГАТЬКӘ НИНДИ ЗЫЯН САЛА?
Әмма миңа иң ошаган ягы, ул, әлбәттә, 3D киемнәрнең экологиягә зыян салмавы. Гомумән, мода өлкәсе кешеләре экология зур игътибар бирә хәзер. Чөнки хәзерге полиэстер һәм нейлоннан ясалган киемнәр – нефтепродукция һәм барлык синтетик матдәләр табигатьтә озак таркалачак. Дөньяда 40% кием без яраткан мамыктан эшләнә, күпләр аны экологик яктан зарарсыз, дип уйлый, әмма дә ләкин мамык үстергән вакытта пестицидлар кулланалар, шул сәбәпле ул күп углекислы газ чыгара, глобаль җылытуны якынайта. Һәм мамык бик нык су ярата, синең бер мамык футболкаңа якынча 2700 литр су киткәнен белеп йөр. (Кемдер хәтта Араль диңгезе кибүне, Үзбәкстанның климаты үзгәрүне мамык җитештерүгә бәйли).
КЫЧЫТКАНЛЫ СВИТЕР ҺӘМ КӨМЕШ ҖЕПЛЕ КҮЛМӘК
Мамык урынына нинди үләнне куллана башларга теләгәннәрен мәңге белә алмыйчаксың. Кы-чыт-кан. Кулны чаккандай булды инде. Хан заманыннан калган кычыттыра торган свитер гына җитмәгән иде... Алай дисәң, Кореядә бай кешеләр генә кычыткан тукымасыннан киенгән. Хәлләр болай барса, әбиеңнең ындырыннан бизнес майтарып була бит... Карап-карап торам да, иң бай кешеләр авылдагылар инде, кычытканнары буа буарлык, әчегән сөтләре бар...
«Кирәк түгел алтын-көмеш, кирәкми тәхете дә» – дип җырланса да, Галиябануның көмеш нейрокисәкләреннән эшләнгән күлмәге булса, Хөббенисага да кирәк булыр.
Көнбатышта инде XX гасыр ахырында ук көмеш җепле тукымалар сатыла. Алар микроблардан, бактерияләрдән саклый һәм калган тукымаларга караганда җылылыкны яхшырак тота. Өстәвенә, мондый тукымалы киемнәр кеше өчен куркынычсыз электр разряды белән җылытыла ала һәм шулай ук электромагнит нурланышыннан саклый. Шул сәбәпле, хәзер галимнәр медицина һәм спорт киемнәрен көмеш тукымадан тегәргә уйлыйлар. (Аларның бәясе шул табиблар һәм спортсменнар гына алырлык булыр да инде, хм-хм)
Нигә мин көмеш тукыма дигәч, гаҗәеп авыр көбә турында гына уйлыйм ул?
ЭНЕРГИЯ – КИЕМНӘН
Хәзер мин сине тагын да ныграк шаккатырам. Күз алдыңа китер, син йөгерәсен, чабасың, тауга менәсең, ә телефоның синең энергиядән зарядка җыя. Юк, бу тир утилизациясе турында түгел. Монда да хикмәт синең киемеңдә. Махсус (пьезоэлектрик) йомшак тукыма юешләнгәч бераз җәелә һәм шулай энергия барлыкка килә. Аларны юып булыр микән соң? Никтер миңа бер лампочканы яндырыр өчен тәгәрмәч эчендә йөгергән тиен күз алдына килә. Уйлап кына кара: онлайн-имтихан вакытында зарядка бетә һәм син чабасың! Әмма өйгә түгел, ә якындагы берәр урамга. Марафон да кирәкми.
Ә ХАЙВАННАРНЫ САКЛАУ МӘСЬӘЛӘСЕ?
Әлбәттә, табигатьне саклаучыларның күңелләрендәге тагын бер пәке – мода, кием-салым өчен хайваннарны үтерү. Бу проблема да инде чишелү ягында: хайван тиреләре урынына махсус гөмбәләр куллану карала. Карап торганда аларны аерып та булмый – гөмбәләр дөньяны баса!
Пробиотиклар хәзер «Активиа»да гына түгел, киемнәрдә дә булачак. Алар тир исен киметә, тән күзәнәкләрен яңарта һәм иммунитетны яхшырта ала. Сезгә ничектер, мин миллионлаган бактериянең нәкъ менә хәзер, нәкъ менә минем футболкада йөгереп йөрүен белсәм, үзем дә сизмәстән, кырмыска оясын таптагандай булачакмын.
Кешеләр Белла Хадидның мамык җепселләреннән эшләнгән ак күлмәк күпме игътибар бирде, Майкл Уриның һәм Даня Милохинның икеяклы образлары дөньяны шаулатып алды, ә мин язганнар бер биш елдан соң чынга аша башласа нишләрбез? Кайчандыр мода җилкәсендә гендер мәсьәләсе торса, хәзер аның муенында, аякларын асылындырып экология иптәш утыра.
Алисә ФӘРДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев