25 ГЫЙНВАР – СТУДЕНТЛАР КӨНЕ!
Студентлар имтиханга әзерләнүгә караганда «имтиханга әзерләнәсе бар» дип мыжгып йөрүгә күбрәк вакытын сарыф итә. Һәм бүген әлеге серле халыкның КӨНЕ! Котлыйбыз! Һәм алар турында кызыклы гыйбарәләр китерәбез!
Лекциядә аңламаган нәрсәне имтиханга кергәч аңларсың!
Әгәр шпаргалканы кәгазь акчага язсаң, студенттан аны тартып алу ришвәткә (взятка) саналачак.
Профессор – ул барлык имтиханнарын да тапшыра алган студент
Студент сессияне ябу өчен бөтен нәрсәгә дә бара, хәтта имтиханга да.
Студентларда дөнья елга ике тапкыр бетә.
Көннәрнең берендә студентларның укыйсы килү теләге туа. Әмма бу, гадәттә, иртәгә имтихан дигән көнне була.
Мин дәрестә юк, әмма дәрестә бар. Рәхмәт старостага!
Имтиханга әзерләнәм: беркайчан да моның кадәр нык өй җыештырасы, ашарга пешерәсе, бәйлисе килгәне юк иде әле.
Дәрестә йокласаң, армиядә уянырсың!
Студентның гадәти кешедән төп аермасы – ул белмәсә дә исенә төшерә.
Студентның төп максаты әзерләнмичә генә имтихан тапшыру, чөнки әзерләнеп аны теләсә-кайсы юләр тапшыра ала.
Студент икелек белә, өчкә өметләнә, дүрткә тапшыра. Аннан: “Ә ни өчен биш түгел?” дип аптырый.
Имтихан якынлашкан саен студентлар укытучы белән кычкырыбрак исәнләшә башлый.
Укыйсы килеп киттеме? Бераз ятып тор – узар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 марта 2026 - 07:15
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
-
17 марта 2026 - 13:11
«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ
-
17 марта 2026 - 11:58
РОССИЯ МӘКТӘП МУЗЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
-
16 марта 2026 - 10:38
«КАДРЛАР РЕЗЕРВЫ» ПРОЕКТЫ: ТАТАРСТАНДА ЯШЬЛӘР ЛИДЕРЛАРЫН ЭЗЛИЛӘР
Нет комментариев