Логотип Идель
Бу – тема!

2019да СӘГАТЬ УКЛАРЫН КАБАТ КҮЧЕРӘБЕЗ?

Бу арада әнә шундый имеш-мимешләр таралды. Әлеге хәбәр 2018 елның декабрендә үк чыккан иде инде. Имеш, 2019 елда язын һәм көзен кабат җәйге-кышкы вакытка күчәбез.

Соңгы елларда Россия халкы гел җәйге вакытта гына яшәргә күнеккән иде инде. Аннан гел кышкы вакытта гына яши башладык.

Сәгать телләрен күчерү традициясе


Күп кешегә сәгать телләрен күчерү борынгы заманнан калган гадәт кебек тоела. Әмма әлеге тардиция бүгеге көндә дә күп илләрдә актуаль. Европа союзына кергән илләр, мәсәлән, әлеге мәсьәләне һәркайсы үзе хәл итә.

Россиядә “җәйге вакыт” төшенчәсе беренче тапкыр 1917 елда кертелә. Ул елның 1 июлендә сәгать уклары алга күчерелә. 1924 елда кадәр 1 марттан 1 сентябрьгә кадәр бар халык шундый вакыт белән яши. Сәгать поясларының төрле, илнең бик зур булуы буталчыклар китереп чыгара, уңайсызлыклар туа. 24 елда  регион нинди пояста урнашкан, шуннан чыгып, андагы сәгать билгеләнә. 1930-1981 елларда кабат ел әйләнәсе бер генә төрле вакыт була.  Кайбер өлкәләрдә вакыт “табигый вакыт”тан хәтта 3 сәгатькә аерыла башлый. Моны хәл итү максатында язын бөтен илдәге сәгатьләр алга күчерелә, ә менә көзен “кышкы” вакытка барысы да күчми.

2003 елда илдәге 67 өлкә Дәүләт думасына сәгатьне күчерүне туктауны сорап мөрәҗәгать итә. Әмма бу сорауны бары тик 2009 елда гына тикшерәләр. 2011 елдан ил һәрдаим җәйге вакыт белән генә яши башлый, ә инде 2014 елдан сәгать телләре 1гә артка күчерелә. Бүгенге кадәр без шул рәвешле яшәп ята ИДЕК.

Ул сәгатьне ник күчереп уйныйлар соң?


Моңа төп сәбәбе - тәүлекнең якты вакытында күбрәк эшләп, электр энегиясен экономияләү.

Тагын кайсы илләрдә шулай?


2017 ел мәгълүматларына карасак, сәгатьне барлыгы 81 илдә күчерәләр. Бүгенге көндә Европа союзына кергән илләрнең барысы да диярлек (Россия, Белоруссия, Исландиядән кала) “тел”ләрне күчерүне дәвам итә. Африкада вакыт Буркина-Фасо, Марокко һәм Намибиядә күчерелә. Көньяк Америкада исә мондый үзгәрешләр Бразилия, Чили, Парагвайга кагыла. Болардан тыш, сәгать укларын АКШ, Канада, Мексика, Кубада да күчерәләр.

Сәгать укларын күчерү сәламәтлеккә зыянлы?


Күчерү-күчермәү турында бәхәсләр дәвам итә. Иң кызулары медицина өлкәсенә кагыла. Кайбер табиблар фикеренчә, вакытның бу рәвешле үзгәртү организмга начар тәэсир ясый. “Кышкы вакытта яшәү сәламәтлек өчен яхшырак”, -  дип тә өстиләр алар.

Сәгать телләрен күчерүгә каршы табиблар белән гади кешеләр дә килешә. Аларның кайберләре арулары, хроник авыруларның көчәюе, нервларының какшавы турында әйткәннәр. Кайберәүләр сәгатьләрдә буталып бетә икән. Нинди дә булса сәбәп белән “тел”ләрне күчеререгә онытучылар һәрчак табыла бит.

P.S. Күчерү-күчермәү турында төгәл мәгълүматны әлегә әйтүче юк. Ә имеш-мимешләр килеп ирешә тора. Шуңа күрә көтәбез, дуслар, көтәбез...



Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев