«100 ЛИДЕР – ТАТАРСТАН КИЛӘЧӘГЕ»: ПРОЕКТНЫҢ ТӨП НӘТИҖӘЛӘРЕ ҺӘМ ҖИҢҮЧЕЛӘР
23 июль көнне сәүдә сәнәгать палатасының конгресс залында «100 лидер – ТАТАРСТАН КИЛӘЧӘГЕ» бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде. Бәйге инде 3 ел рәттән уздырыла. Быел әлеге тантананы оештыручылар кызыклы форматка мөрәҗәгать итәргә булганнар. Быел җиңүчеләрне котлау процессы бал форматында узды. Җиңүчеләр дә шушы матур бал мохитендә игълан ителде.
Әлеге бәйгегә быел 508 гариза килгән, әмма алар арасыннан бары тик 258 проект кына әңгәмәгә чакырылган. Шул рәвешле гаризалардан 23 төркем оештырылган һәм әлеге төркемнәр экспертларга үз проектларын тәкъдим иттеләр. Әлеге сезонның финалында экспертлар алдында 17 проект якланды, һәм, бәйгенең нәтиҗәсе буларак, бары тик 5 җиңүче аерып алынды.
Менә ул җиңүчеләр: «Medhub» – медицина коворкингын булдыру һәм эшләтеп җибәрү проекты, «Астро»- космос һәм астрономияне өйрәнү буенча интерактив коралларны гамәлгә кертү проекты, «Алтынбалык» – балыкларны һәм үсемлекләрне бер тирәлектә үстерү буенча автоматлаштырылган җайланма технологиясен эшләү проекты, «Чексиз таълим» – Россия вузларына чит ил студентларын җәлеп итү проекты, «Отходы в доходы» – төзелеш блокларын җитештерү проекты.
Шунысы кызыклы: бәйгедә катнашучы проектлар арасында бер татар проекты да булган. Ул – «Адәмнәр һәм Һавалар» – татар яшьләрен кавыштыру проекты. Һәм без әлеге проектның администраторы Алинә Габдуллина белән кечкенә әңгәмә уздырырга өлгердек. Менә бу әңгәмәдән төп фикерләр:
«Әлеге проектны Ринат Исламов һәм Эльвина Нәҗипова башлап җибәрделәр. Иң башта мин татар яшьләрен таныштыру фикере белән яна башладым. Вакыт барган саен без әлеге проектны үстерү кирәклеге турында уйлый башладык. Шуннан төрле блогерлар белән элемтәгә чыгып, алар безнең чараларга егетләрне һәм кызларны чакыра башладылар, шулай ук, төрле социаль челтәрләрне эшкә җиктек.»
«Элек барлык чаралар төрле урыннарда уза иде, әмма хәзер безнең барлык чаралар «Туган авылым» комплексында уза. Безнең барлык очрашулар төрле бәйрәм форматларында уза, әлеге очрашуларда безнең яшьләр үзара сөйләшә, таныша, вакытны кызыклы итеп үткәрә ала. Без шулай ук төрле остханәләр үткәрәбез, биибез, җырлыйбыз. Шуңа өстәп безгә бу эшебездә кайбер татар эстрадасы җырчылары да ярдәм итә».
«Яшьләр танышкач, без аларның аралашуын сакларга тырышабыз. Катнашучылар аралашсын өчен, безнең махсус чат бар. Шулай ук, партнерлар буларак, Г. Камал һәм К. Тинчурин театрлары да безгә ярдәм итә – алар безгә төрле спектальләргә билетлар бирә. Без шул билетларны кичә дәвамында барлыкка килгән бер парага бирәбез. Безнең иң төп максат – яшьләрнең беренче танышу мизгелен җиңел һәм уңайлы мохиттә уздыру»
Минемчә, әлеге проект, чынлап та, әһәмиятле һәм файдалы икән, аның бу бәйгедә җиңү-җиңмәве ул кадәр мөһим түгел. Чөнки һәр проектның төп максаты – кешегә файда китерү. Әмма шуңа карамастан «21 гасыр лидерлары» бәйгесеннән бик күп кызыклы проектлар үсеп чыкты. Кем белә, бәлки, нәкъ менә киләсе елда барлыкка килгән проектлар синең проблемаларыңны чишәр. Безгә бары тик көтәргә генә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев