Логотип Идель
Бу – тема!

10 АКЫЛЛЫ ПЕСИ ТОКЫМЫ: Ә СИНЕҢ МӘЧЕҢ ВУНДЕРКИНДМЫ?

Тәк, кемнәр песиле рилслар карарга ярата? Игътибар иткәнең булса, сөйкемле, кайчак сәер, ара-тирә уйчан рәвештә утырган песикәйләр белән видеолар ешайды социаль челтәрләрдә. Әйе, мәчеләр үзләренең холыклары белән башка хайваннардан бик аерыла, менә шундый уникаль «продукт» алар! Зоопсихолог һәм хайваннар табиблары песиләрнең акыллы булуын ассызыклый һәм хәтта вундеркинд мәчеләр исемлеген тәкъдим итә. Әйдә, бергәләп танышып китик. Бәлки синең мәчең дә шушы акыллылар исемлегенә эләккәндер.

1. Җәмәгать, песиләр хит-парадын абиссин мәчесе башлап җибәрә. Кул чабыйк! Болар мәчеләр дөньясында Нобель премиясен алырлар иде, билләһи. Алтын йон, төз гәүдә, җитди уйчан кыяфәт – болар барысы да нәкъ менә алар турында! Хельсинки университеты тикшеренүе буенча, бу токым югары интеллект дәрәҗәсе һәм кызыксынучанлыкка ия. Өстәвенә, иң кыю песиләр рәтендә тора.

2. Бенгал песиләре икенче урынга менеп оялаган. Аларны бик җайлы гына төрле трюкларга өйрәтергә мөмкин. Бенгаллар – тумыштан аучылар, аларның игътибарлылыгына һәм җитезлегенә хәтта тәҗрибәле ерткычлар да көнләшерлек! Өстәвенә, бу чибәркәйләр судан курыкмый.

3. Балинеза, чү, болоньезе пастасы белән бутамаска! Тагын бер матуркай. Бу токым вәкилләре гадәти булмаган тышкы кыяфәтләре белән мактана ала. Зәңгәр күзле блондиннар аеруча игътибарга лаек. Аларга бертуктаусыз сокланырга була. Балинеза токымы мәчеләре хуҗаларын холыклары белән җәлеп итә: алар акыллы, энергияле һәм аралашучан. Бу песикәйләрнең тавышы, сүз уңаеннан, йомшак һәм ягымлы да әле.

4. Сиам мәчесен белмәүчеләр юк. Бу – мәчеләрнең иң акыллы вәкилләренең берсе. Алар яхшы хәтер һәм зирәклек белән аерылып тора, исем белән дәшүләргә бик теләп җавап бирә. Тагын Сиам мәчеләре бииик матур. Аларның ачык зәңгәр төсмерле миндальга охшаган күзләренә гашыйк булмау кыен.

5. Бурма токымы – бишенче урында! Бу кыска йонлы песиләрнең IQ лары хәтәр. Аларны нәрсәгә дә булса өйрәтү җиңел, алар кешеләрне якын итә, башка мәчеләр һәм этләр белән яхшы «аралаша». Балаларга карата аеруча йомшак мөнәсәбәттә алар, бик тә уйнарга яраталар.

6. Корниш-рекс дигән токым белән танышлар күпме монда? Бу мәче йомшак һәм бөдрә йоны, матур колаклары һәм «затлы» тәпиләре белән танылган. Корниш-рекслар шаян, шуңа күрә даими аралашуны һәм үз тормышларына игътибарны таләп итеп торалар. Әгәр аларны игътибар белән күзәтсәң, әллә нинди талантлары белән сөендерәчәк! Мәсәлән, алар – эмпатлар! Хуҗасының кәефе булмаса, бу кечкенә тәпиләр дә аның белән бергә моңсуланып утырачак. Алар кешеләрне бик ярата, ләкин шул ук вакытта ялгызлыкны да тыныч кичерә.

7. Салынкы колаклы Шотландия мәчесен барыбыз да белә. Карап торуга ук җитди, эшем иясе инде алар. Көчле тәпиләр, кыска муен, түгәрәк борын һәм салынкы колаклы мәчене күргәч, без болай гына үтеп китә алмыйбыз, шулай бит? Аны тизрәк сыйпыйсы, күтәреп аласы килә башлый. Алар иркә, тыныч һәм сабыр холыклы, тыйнак яшәү рәвеше алып бара. Шунысын да әйтергә кирәк, бу мәчеләр хуҗаларына бәйле. Нәрсә дип әйтик, романтик вундеркиндлар алар!

8. Саванна токымлы мәчеләр сигезенче урында тора. Аһ, нинди исемле песикәй! Саванна дигәч, ниндидер саллы, җитди һәм матур буй-сын иясе күз алдына килә. Бу песиләр чыннан да шундыйлардан. Алар – озын муен, зур борын, мускуллы озын гәүдә, кыска йон һәм таплы бизәк ияләре. Саванналар үз интеллекты белән беррәттән эмоциональ дәрәҗәләре белән дә мактана ала. Бу песиләр шактый тыныч, ягымлы һәм тугры. Алар ят кешене яратмый, ләкин аңа беркайчан да агрессив реакция күрсәтмәячәк.

9. Корат токымы турында ишеткәнең бармы? Булмаса, хәзер без аны тасвирлап карыйбыз. Бу чибәркәйләр куе, ялтырап торган йонлары, зәңгәрсу катыш көмешсыман төсләре белән дан казана. Аларның яшел, зәйтүн төстәге күзләре әллә кайдан ук җәлеп итә. Коратлар бик акыллы, үзсүзле һәм энергияле. Шулай ук алар белән дуслашуы да җиңел.

10. Мейн-кун токымы акыллы мәчеләр хит-парадын төгәлли. Бер шиксез, ул күпләрне үз-үзен тотышы, карашы, җитдилеге белән әсир итә. Мейн-куннар тынычлык ярата, алар күзәтүчән һәм әмерләргә җиңел өйрәнә. Шуңа күрә алардан тәртипле малай яки кыз тәрбияләргә мөмкин. 

Фотолар: «Freepik.com» һәм «Pexels.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев