Логотип Идель
Бу – тема!

1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ НИЛӘР ҮЗГӘРӘЧӘК?

2026/2027 уку елында Россия мәктәпләрендә берничә яңалык көтелә. Кайбер фәннәрнең сәгатьләре кими, кайберләре арта, яңа дәресләр барлыкка килә. Шулай ук укучыларның тәртибен бәяләү дәвам итәчәк.

Төп үзгәрешләрне бергә карыйк.

1. Тәртип өчен бәя куячаклар

Узган уку елында тәртип өчен бәя куюны Россиянең 6 төбәгендә сынап карадылар. 2026/2027 уку елында проект киңәя: һәр төбәктә якынча 10 мәктәптә шундый система эшләячәк.

Тәртип 2-11 нче сыйныф укучыларында бәяләнәчәк.

Өч төрле бәя каралган:

  • «үрнәк тәртип» – укучы кагыйдәләрне үти, башкаларга хөрмәт белән карый, мәктәп тормышында актив катнаша;
  • «канәгатьләнерлек тәртип» – укучы мәктәп кагыйдәләрен, нигездә, үти;
  • «канәгатьләнерлек түгел» – укучы кагыйдәләрне боза.

Бәяне сыйныф җитәкчесе куячак. Укытучы укучының дисциплинасына, башка балалар һәм укытучылар белән аралашуына, укудагы активлыгына игътибар итәчәк.

Әлегә бу система бөтен мәктәпләрдә дә түгел. Аны барлык мәктәпләргә 2027/2028 уку елында кертү планлаштырыла.

2. Дәрестә тәртип бозган өчен яңа кагыйдәләр булачак

Әгәр укучы дәрестә башкаларга комачаулый икән:

  • беренче тапкыр укытучы кисәтү ясый;
  • икенче тапкыр тәртип бозса, укучы белән психолог, тәрбия буенча киңәшче яки башка белгеч сөйләшә;
  • белгеч укучыны дәрескә кире кертергәме-юкмы икәнен хәл итә;
  • тәртип бозу турында ата-аналарга хәбәр итәләр.

3. Беренче сыйныфта өй эше булмаячак

Беренче сыйныф укучыларына мәҗбүри өй эше бирү каралмый.

Димәк, мәктәпкә әле генә кергән балаларның төп эше – дәрестә уку һәм яңа режимга ияләшү.

Башка сыйныфларда өй эшенә каралган вакыт чикләре үзгәрми.

4. 5 нче сыйныфта яңа фән барлыкка киләчәк

Яңа предметның исеме – «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте».

5 нче сыйныфта аңа елына 17 сәгать биреләчәк. Дәресләр 2026/2027 уку елының икенче яртысында башланыр дип планлаштырыла.

Анда:

  • Россия һәм Ватан турында;
  • Россиядәге традицион диннәр турында;
  • гаилә кыйммәтләре турында;
  • тарихи хәтер турында;
  • кешенең хокуклары һәм бурычлары турында;
  • хезмәт һәм җаваплылык турында сөйләшәчәкләр.

Темаларны танылган тарихи шәхесләр, язучылар, галимнәр, сәнгать әһелләре һәм хәрбиләр мисалында да өйрәнәчәкләр.

5. 5-7 нче сыйныфларда чит тел дәресләре азаячак

Хәзер 5-7 нче сыйныфларда чит телне атнага 3 сәгать урынына 2 сәгать укыту планлаштырыла.

Бу инглиз, немец, француз, испан һәм кытай телләренә кагыла.

8-9 нчы сыйныфларда исә чит тел атнага 3 сәгать булып кала.

6. Икенче чит тел итеп гарәп телен дә сайлап булачак

Мәктәпләрдә өйрәнергә мөмкин булган икенче чит телләр исемлегенә гарәп теле дә өстәлә.

Ләкин бу бөтен укучы да гарәп телен мәҗбүри өйрәнәчәк дигән сүз түгел.

Әгәр укучылар һәм ата-аналар арасында телгә ихтыяҗ булса һәм мәктәптә аны укыту мөмкинлеге булса, гарәп телен сайларга мөмкин булачак.

7. 6–8 нче сыйныфларда җәмгыять белеме булмаячак

Җәмгыять белеме дәресләре 6, 7 һәм 8 нче сыйныфларда укытылмаячак.

Фән:

  • 9 нчы сыйныфта – атнага 1 сәгать;
  • 10 нчы сыйныфта – атнага 2 сәгать;
  • 11 нче сыйныфта – атнага 2 сәгать күләмендә кала.

8. Тарих дәресләре артачак

5-9 нчы сыйныфларда тарихны укыту программасы бердәмләштерелә.

Укучылар:

  • бөтендөнья тарихын;
  • Россия тарихын;
  • туган як тарихын өйрәнәчәк.

Кайсы теманы кайчан өйрәнү дә төгәлрәк билгеләнәчәк. Моның максаты – төрле мәктәпләрдә тарих программасын бертөрлерәк итү һәм укучыларны ОГЭга әзерләү.

9. 8 һәм 10 нчы сыйныфларда башлангыч хәрби әзерлек булачак

«Тормыш иминлеге һәм Ватанны саклау нигезләре» предметы ике юнәлешкә бүленәчәк:

  • «Тормыш эшчәнлеге иминлеге»;
  • «Башлангыч хәрби әзерлек».

Һәр курс 34 сәгатькә исәпләнгән.

Иминлек дәресләрендә юлда, интернетта, янгын һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәнәчәкләр.

Хәрби әзерлек дәресләрендә исә:

  • хәрби хезмәткә әзерлек;
  • хәрби дисциплина;
  • саф әзерлегенең төп алымнары;
  • беренче ярдәм күрсәтү;
  • гадәттән тыш хәлләрдә эш итү турында сөйләшәчәкләр.

Кыскача

2026/2027 уку елында мәктәптә:

  • тәртип өчен бәя кую проекты киңәя;
  • 1 нче сыйныфта өй эше булмый;
  • 5 нче сыйныфта яңа фән барлыкка килә;
  • 5-7 нче сыйныфларда чит тел дәресләре кими;
  • гарәп телен икенче чит тел итеп сайлау мөмкинлеге барлыкка килә;
  • 6-8 нче сыйныфларда җәмгыять белеме булмый;
  • тарих дәресләре арта;
  • 8 һәм 10 нчы сыйныфларда башлангыч хәрби әзерлеккә аерым вакыт бирелә.

Яңа уку елы, димәк, яңалыкларга бай булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев