Логотип Идель
Белми калма

ЮБИЛЕЙ УҢАЕННАН КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫ БӘЙРӘМ ЧАРАЛАРЫ ТӘКЪДИМ ИТӘ

30 ноябрьдә Казан яшь тамашачылар театры үзенең оешуына 90 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан бәйрәм чаралары уздыру планлаштырылган.

«Театр бай тарихлы. Ләкин олы яшьтә булуына карамастан, театр яшь булып кала, ул һәрвакыт эзләнә», – дип әйтә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. Чыннан да, театр чал тарихлы, һәм инде менә бер гасыр диярлек ул бик күп яшь тамашачыларны шәп спектакльләр белән сөендерә.

22 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр тамашачылар үзләре дә катнаша ала торган спектакльләр һәм интерактив постановкалар узачак. 22 ноябрьдә барлык теләүчеләр дә очрашуга килеп, театрга үз идеяләрен тәкъдим итә алачак. Иң яхшы 5 тәкъдимне тормышка ашыру ниятләнә.

25 ноябрьдә Казан яшь тамашачылар театрының архивындагы спектакльләренең видеоязмаларын күрергә мөмкин булачак.

26 ноябрьдә Яшь тамашачылар театры юбилейга «Первый тайм» спектаклен тәкъдим итәчәк.

Ә 29 ноябрьдә «До и после Бури» дигән аудиоспектакль булып узачак. Килүчеләр театр фойесы буйлап колакчыннарда, спектакльне тыңлый-тыңлый, 1990 еллардагы реквизитларга кагыла алачак.

30 ноябрьдә, юбилей кичәсендә исә, бәйрәм уңаеннан театрда трагикомедия күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев