ЯШЬЛӘР ХӨКҮМӘТЕНЕҢ ЯҢА СОСТАВЫНА КЕМНӘР КЕРДЕ?
Күптән түгел ачык бәйге аша Яшьләр хөкүмәтенең яңа, дүртенче составы сайланды. Анда катнашырга 179 гариза килгән иде. Нәтиҗә нигезендә һәр юнәлеш буенча бәйге финалистлары билгеләнде. Шулай итеп, яшьләр хакимиятенең яңа составына 20 идарә тармагыннан 21 кеше керде.
Яшьләр хөкүмәтенең эше берничә юнәлеш буенча башкарылачак: профильле идарә тармагы белән проект эше, үз эченә профильле министр белән очрашуны алган иҗтимагый аудит, яшьләр турында доклад бирү. Яшьләр хөкүмәте әгъзаларының бурычлары бик әһәмиятле һәм катлаулы. Алар квартал саен «14:35» форматында яшьләр белән очрашулар уздыру, студентлар өчен акцияләр һәм семинарлар үткәрү, яшьләр өчен актуаль проектларны тормышка ашыру өстендә эшләргә тиеш.
«Гариза бирү башланганчы, без Яшьләр хөкүмәтенең республика Министрлар Кабинеты каршындагы яшьләр иҗтимагый советы булуын төгәл билгеләдек, ул яшьләр белән аралаша, аларга булыша һәм яшьләрнең актуаль проблемаларын хәл итә», – дип сөйләде ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.
Әгәр элек киңәшчеләр саны 40 кешегә җитсә, хәзер һәр министрлыкның яңа составында берәр вәкил генә бар. Составка студентлар отрядлары вәкилләре, яшьләр парламенты әгъзалары, волонтерлар, табиблар, психологлар һәм башкалар керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев