ЯШЬ ИНСПЕКТОР-ЖУРНАЛИСТЛАРГА – БЕР ЯШЬ!
Моннан бер ел элек Татарстанда юл хәрәкәте яшь инспекторларының балалар матбугат үзәкләре (бу турыда язма) ачылды.
Татарстан бу эштә Идел буе федераль округында – беренче, Россиядә сигезенче булды. Шулай итеп, республикабызда да яшь инспекторларның юл хәрәкәте катнашучылары, хакимият вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый оешмалар белән аралашу өчен яңа мәйданчык пәйда булды.
Хәзерге вакытта балалар матбугат үзәкләре Казан, Яр Чаллы һәм Әлмәттә эшли. Проектның кураторы – “Добрая дорога детства” федераль газетасы. Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Юл хәрәкәте яшь инспекторлары матбугат үзәкләренең бурычлары – грамоталы һәм законны тыңлый торган гражданнар тәрбияләү, яшь инспекторлар хәрәкәтен популярлаштыру, мәктәп укучыларын юл хәрәкәте иминлеге темасына җәлеп итү.
Балалар матбугат үзәкләрендә эшләп, яшь инспекторлар үз эшчәнлеге турында балалар һәм олыларга сөйли, журналист һөнәре белән таныша, үзләренең күзаллавын киңәйтә, «Добрая Дорога Детства» газетасына яңалыклар әзерли.
Бер ел эчендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары «Куркынычсыз тәгәрмәч-2019» юл хәрәкәте яшь инспекторларының Бөтенроссия конкурсын, юл хәрәкәте яшь инспекторларының беренче Бөтенроссия форумын яктыртуда катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев