Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗЕ ИНСПЕКТОР, ҮЗЕ ЖУРНАЛИСТ!

Юл йөрү хәрәкәте инспекторының журналистка әверелгәнен кайчан күргәнең бар? Хәзер яшь инспекторлар хокук бозучыларны шелтәли дә, шул ук вакытта репортаж-интервьюлар да яза ала. Мондый уникаль хокук Татарстандагы Яшь инпекторлар хәрәкәтендәге укучыларга бирелде. 4 декабрьдә республикабызда Яшь инспекторларның балалар матбугат үзәкләре ачылды.

Быел Россиядә яшь инспекторлар хәрәкәте эшчәнлегенә 45 ел тула. Ил буйлап аларның балалар матбугат үзәкләре ачу идеясе дә шул уңайдан барлыкка килгән.

– Юбилей елы уңаеннан, без «Добрая Дорога Детства» командасы белән бергә бөтен төпләмәне карадык. Басмабызга – 20 ел, шушы вакыт эчендәге тәҗрибәне анализладык. 45 ел – зур сан. Без замана балаларының ихтыяҗларын исәпкә алып, заманча әйбер уйлап табарга кирәклегенә төшендек. Аларга блогер булу, социаль челтәрләрдә утыру, экранга чыгу кызык. Планеркада туган проектны Россия Эчке эшләр министрлыгынң дәүләт автоинспекциясе, Мәгариф министрлыгына тәкъдим итеп, хуплау таптык. Бу матбугат үзәкләре яшь инспекторлар хәрәкәте тарихында яңа этап булачак, – дип аңлата юл хәрәкәте иминлеге юнәлешендә чыгарыла торган «STOP-газета» һәм «Добрая Дорога Детства» бөтенроссия басмаларының баш мөхәррире Алла Cуражевская.

Балалар матбугат үзәкләренең төп бурычы – грамоталы, законнарны төгәл үтәүче юл хәрәкәте катнашучыларын тәрбияләү, яшь инспекторлар хәрәкәтен популярлаштыру. Укучылар матбугат үзәкләре аша юл йөрү хәрәкәте куркынычсызлыгы турында башкаларга сөйләячәк, журналист һөнәре белән танышачак, иҗади мөмкинлекләрен сынаячак, “Добрая дорога дества” газетасының автордашлары булачак. Хәзерге вакытта Мәскәү, Липецк, Кемерово, Грозный, Санкт-Петербург, Төмән шәһәрләрендә, Кырым республикасында Яшь инпекторларның балалар матбугат үзәкләре ачылган. Алардагы матбугат үзәкләрендә 200гә якын бала шөгыльләнә. Укучылар материаллар яза, сюжетлар төшерә. Ә Татарстанда бу хәрәкәт өч калада – Казан, Яр Чаллы, Әлмәттә алып барылачак. Инде башлангыч этапта ук республикабызның яшь инспекторлары блогерлык буенча берничә идея белән чыккан. Тантаналы ачылыш вакытында ук яшь инспектор-журналистлар чирканчык алды – Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров,  Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов,  «STOP-газета» һәм «Добрая Дорога Детства» бөтенроссия басмаларының баш мөхәррире Алла Cуражевская белән интервью уздырды.



Шамил Гаффаров, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе:

– Матбугат үзәге – юл хәрәкәте яшь инспекторларының яңа үсеш ноктасы. Яшь инспекторлар – ул бренд, сыйфат билгесе. Бу бит әле юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белү генә түгел әле. Ул Россия Федерациясендәге яшьләр хәрәкәтендә булган иң яхшы проект.



Республикабызда яшь инспекторлар хәрәкәтендә шактый укучы тора. 19нчы гимназиянең 9 сыйныф укучысы Никита Чеканов 2015 елда Халыкара автомобиль федерациясенең Европа белем бирү конкурсында чемпион исемен алган.

– Мин юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары юнәлешендә 5 ел шөгыльләнәм. Ай саен юл-транспорт һәлакәтләрендә меңләгән кеше һәлак була. Бу – глобаль проблема. Яшь инспекторлар – шушы мәсьәләне чишүнең бер альтернативасы. Без үзебездән соң килгән буынга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтәбез.  Алар киләчәктә законнарны үтәүче гражданнар булып үсәләр. Шунысы мөһим: әлеге хәрәкәт бөтен дөнья буйлап эшли. Европада да мондый укучылар күп. Беренче чиратта, кагыйдәләрне балаларга үзләренә өйрәнергә, ә олыларга яхшы үрнәк күрсәтергә кирәк, – ди егет.

Никита белән ярышларда бергә, бер командада, катнашкан 131 лицейның 9нчы сыйныф укучысы Руслан Берестнев та 2015 елда Европада алтын медальгә лаек булган. “Бүген бөтен ил буенча яшь инспекторлар хәрәкәте җәелә бара. Без дә үз вакытында җитди рәвештә шөгыльләнер алдыннан, шушы түгәрәккә килдек. Беренче чиратта, анда юл йөрү кагыйдәләрен белергә, кешегә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәбез”, – ди Руслан.

Ленар Габдрахманов, Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция полковнигы:

– Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары хәрәкәте – республикада иң күп кеше катнаша торган хәрәкәтләрнең берсе. Безнең укучылар Россия, Европа конкурсларында илне, республиканы лаеклы дәрәҗәдә күрсәтә. Илебезнең Дәүләт автоинспекциясе бик мөһим һәм кирәкле эшкә алынды – балалар травматизмы профилактикасы эшенә нигез ташы салды. Безнең бердәм тырышлыгыбыз белән иң мөһим максатка – юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүче балалар санын киметүгә ирешербез. Бу балалардан чын журналист чыгар, дип уйлыйм.



Тантана барышында 12 кешегә – Татарстандагы Яшь инпекторларның балалар матбугат үзәкләрендә эшләячәк укучыларга махсус таныклыклар тапшырылды. Мелисса Акташ – кулларына шундый документ алган кызларның берсе.

– Мин язмаларым аша юл йөрү хәрәкәте куркынычсызлыгын пропадагандаларга җыенам, кагыйдәләрне тагын да яхшылап өйрәнәчәкмен. Без узып баручылардан аларның юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләре турында интервью әзерләргә телибез. Шулай ук яктылыкны кире кайтара торган элементлар турында блогерлык материалын да чыгарырга җыенабыз, – ди 177нче лицейның 5нче сыйныфы укучысы Мелисса.



Киләчәктә республикадагы шушы матбугат үзәгендә укучыларга журналистика буенча мастер-класслар үтәчәк, юл йөрү куркынычсызлыгы тематикасы буенча яшь корреспондентлар инспекторлар белән бергә тематик акцияләр уздырачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев