ЯҢА ЯШЬЛӘР ЙОРТЫ ҮЗ ЭЧЕНӘ НИНДИ ЮНӘЛЕШЛӘРНЕ АЛАЧАК?
21 июнь көнне Казанның Химиклар мәдәният йортында булачак яшьләр йорты турында беренче фикер алышу узды. Казан халкы, яшьләр, мәктәп укучылары һәм студентлар үз тәкъдимнәрен җиткерде.
Яшьләр яңа бинада фуд-корт, кинотеатр, йога залы, тел курслары һәм төрле түгәрәкләр булуын тели. Бу турыда алар анкеталарда билгеләде.
ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сүзләренчә, башта яшь буын белән яңа үзәкнең концепциясен билгеләргә кирәк.
«Яшьләр йортында нәрсә булырга тиешлеген яшьләрдән дә яхшырак безгә беркем дә сөйләмәячәк. Үткән тәҗрибәдән мондый алымның файдалы булуын күрәбез. Республикада яшьләр сәясәтенең күп объектлары яшьләр тәкъдимнәренә туры китереп төзелгән», – дип әйтте Ринат Садыйков.
Яңа йортка текә исем дә сайланачак, тик әлегә вариантлар билгеле түгел. «Химиклар мәдәният йортында яшьләр йорты төрле юнәлешләрне үз эченә алачак – бу арт-резиденцияләр, социаль проектлау өчен мәйданчыклар, тавыш яздыру студияләре һәм уңайлы вакыт үткәрү, проектларны гамәлгә ашыру, очрашулар оештыру өчен күп функцияле киңлекләр», – диде республика яшьләр үзәге җитәкчесе Валентин Шихобалов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев