Логотип Идель
Белми калма

ЯҢА СЕЗОНДА КАМАЛ ТЕАТРЫНДА НӘРСӘЛӘР КӨТЕЛӘ? 5 ЯҢАЛЫК

Быел Г.Камал театры яңа сезонын 18 августта ук ачып җибәрә. Ул, гадәттәгечә, мәңге үлмәс «Зәңгәр шәл» спектакле белән башлана. Театр ел да тугры тамашачыларына кызыклы премьералар әзерли. 118 сезонда Камал театрында нинди тамашалар көтелгәнен язмада санадык.  

1. 25-27 август көннәрендә күпләребез яратып өлгергән яшь режиссер Айдар Җәббаров куелышында премьера  – «Ситса туй» музыкаль комедиясе көтелә. Пьеса 4 яшь парның ситса туйлары көнендә көтмәгәндә аерылышыр дәрәҗәгә җитүе турында бара. Спектакльдә бик күп татар эстрадасы хитлары яңгыраячак.  

2. 22-24 сентябрьдә «Артмиграция» фестивале кысаларында Йошкар-Ола, Красноярск һәм Томск шәһәрләре үзләренең иң яхшы спектакльләрен Камал театры сәхнәсендә тәкъдим итәчәк.

3. Айдар Җәббаров хәзерге вакытта ике бүлектән торган «Хуш авылым» документаль спектакленең өченче өлешен чыгару уе белән яна. Ул анда күбрәк тарихка, аерым алганда, 16 гасырга мөрәҗәгать итәргә тели.

4. Яңа сезонда Камал театры Колумбия театр режиссеры Алехандро Гонсалес Пуче белән хезмәттәшлек итәчәк. Режиссер белән берлектә тамашачыга сыйфатлы спектакль чыгару планлаштырыла.

5. Камал театры сәхнәсендә язучы, шагыйрь Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» әсәре «Игезәк» исеме белән сәхнәләштереләчәк. Бу тарихка нигезләнгән һәм бүгенге көндә дә актуаль булган җитди спектакль булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев