ЯҢА БӘЙГЕ: «МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ» ЯШЬ ШАГЫЙРЬЛӘР ЭЗЛИ!
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе һәр ел яшь, талантлы музыкантларга зур сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге биреп килде. Ә Бу елда узачак акция сәхнәсенә без шигъриятне дә чакырабыз.
Әгәр син шигырьләр язасың, аларны сәнгатьле итеп укый беләсең һәм үз иҗатыңны 26 апрель көнне зур сәхнәдән яңгыратырга телисең икән, бу бәйге синең өчен. Моның өчен сиңа:
– шигырь сөйләгәнеңне (үзеңнеке) видеога яздырып, интернетта урнаштырырга,
– бәйге гаризасын тутырырга:
– әлеге постны үз сәхифәңә алып куярга кирәк (репост).
Бер катнашучы гаризага бер генә видео беркетә ала. Видео 3 минуттан да артмаска тиеш. Бәйгедә катнашачак шигырьләргә тема ягыннан чикләү юк. Катнашучының видеога креатив якын килүе хуплана.
Бәйгегә гаризалар 24 март-15 апрель аралыгында кабул ителә. 16-20 апрель көннәрендә «Мин татарча сөйләшәм» Вконтакте төркемендә катнашучылар өчен тавыш биреп булачак. Җиңүчеләргә 26 апрель көнне Бауман урамында чыгыш ясау мөмкинлеге биреләчәк.
Гариза формасы – биредә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 июня 2026 - 09:56
ДИНӘ ЗАРИПОВА «ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ХАЛЫКАРА ЭТАБЫНДА ТАТАРСТАН ДАНЫН ЯКЛАЯЧАК
-
24 июня 2026 - 16:34
ГАРӘП ТЕЛЕННӘН БДИ 2033 ЕЛДАН ДА ИРТӘРӘК КЕРТЕЛМӘЯЧӘК
-
23 июня 2026 - 10:22
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
-
22 июня 2026 - 16:47
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
Нет комментариев