Логотип Идель
Белми калма

ЯҢА 2023 ЕЛГА ӨЙНЕ НИЧЕК БИЗӘРГӘ?

2022 ел безнең белән әкренләп саубуллаша, бусагада 2023 ел көтә. Киләсе елның иясе – кара йорт Куяны. Мөгаен, күпләрне «киләсе Куян елына өйне ничек бизәргә?» дигән сорау борчыйдыр. Нинди төсләр кулланырга? Нинди кием сайларга?

Ә бу Яңа елны өйдә, туганнар, гаилә белән бергә каршыларга кирәк. Өйдәге атмосфера урманны хәтерләтергә тиеш, дип әйтә кайбер белгечләр. 

Чыршыны теләсә нинди төстәге декор белән бизәргә мөмкин. Тик уенчыклар арасында прәннекләр, конфетлар булуы мөһим. Төп бизәк – шоколад куян.

2023 Яңа елга өйне бизәүдә төп юнәлеш – ялтравыклы уенчыклар, күбрәк булган саен яхшырак! Төсләр сайлауда кырыс кагыйдәләр юк – мисал өчен, кызыл, яшел төсләрдәге шарлар белән бизәргә мөмкин. Шулай ук, форма төрлелеге бик мөһим. Кыскасы, декоратив хаос кирәк, ел хуҗасы чыршыдан нәкъ шуны көтә! 

2023 елдагы гардеробта Кытай гороскопы киләсе төсләрне кулланырга киңәш итә.

Кызыл. Эшчәнлек төсе. Димәк, харизма һәм магнитизмны көчәйтү өчен үзеңне кызыл ялтыравыклар белән урарга кирәк. 

Алсу. Назлы төс. Бу төс һәркемнең тормышына гармония өстәячәк.

Шәмәхә. Куян елы стрессларны киметә, һәркемне тынычландыра һәм психик сәламәтлекне кайгырта. 

Ак төс. Бу төс аксессуарлар яки киемдә кечкенә акцентлар рәвешендә булырга мөмкин. Бу төс җиңеллек һәм ирек бирә.

Алда санап үтелгән төсләр Яңа елда уңыш китерү өчен бик мөһим! Яңа елның могҗизасы сезгә бары тик бәхет, шатлыклар гына китерсен, өегез нурлы булсын! 

Алия Гатауллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев