XXX «БЕРЕНЧЕ КУРС СТУДЕНТЛАРЫ КӨНЕ»: КАЙДА? КАЙЧАН? НИЧЕК?
Казанда XXX «Беренче курс студентлары көне» юбилей фестивале узачак. Фестивальгә Казан югары уку йортларыннан 30 иҗат коллективы һәм студентлар клублары вәкилләре җыелачак. Анда 2500гә якын студент катнашыр дип көтелә.
Шулай итеп фестивальнең 30 еллык юбилее гөрләтеп үткәрелергә планлаштырыла. Хәзерге вакытта фестивальгә катнашырга 3000нән артык гариза килгән. Фестивальнең төп һәм иң кызык өлеше 25 ноябрьдә «УНИКС» концерт залының студентлар сәхнәсендә узачак. Ул биш юнәлеш буенча уздырыла: «музыкаль юнәлеш», «театр», «бию», «оригиналь жанр» һәм «медиа». Һәр юнәлештә гран-при сайланып алыначак. Әлеге грандиоз чара нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга да сертификатлар, ә җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. «Беренче курс студентлары көне»ндә катнашуга 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге студентлар кушыла ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Нет комментариев