WORLDSKILLS: ЧЕМПИОНАТЛАР ТӘМАМЛАНМАДЫ
22-27 август көннәрендә Казанда үткән WorldSkills дөнья чемпионаты булды да бетте, дип уйласаң, ялгышасың. Ул эшче профессияләр өлкәсен тагын да популярлаштырырга нигез булачак. Дөнья чемпионаты белән генә эш тукталмый, ул ел әйләнәсе бара.
20-22 ноябрь көннәрендә WorldSkills төбәк чемпионатының икенче этабы узачак. Гадәттәгечә, ул Казанда гына түгел, Яр Чаллы, Алабуга, Бөгелмә, Тәтеш шәһәрләрендә дә үтәчәк. Республикакүләм дәрәҗәдәге чемпионат WorldSkills стандартлары буенча 10 компетенциядә, ә WorldSkills юниорлар юнәлешендә 19 компетенциядә узачак.
Әлеге ярышларда 200 конкурсант, 178 эксперт-компатриот, 29 төп эксперт һәм юниорлар юнәлешендәге төп экспертларның урынбасарлары катнашачак. Төбәк чемпионаты йомгаклары буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән конкурсантлардан Татарстан җыелмасының киңәйтелгән составы төзеләчәк. Алар Татарстанны WorldSkills Милли чемпионатының ярымфиналы һәм финалында тәкъдим итәчәк.
Белешмә:
Быел WorldSkillsтөбәк чемпионаты WorldSkillsның – 96, WorldSkills юниорлар юнәлешендәге 66 компетенциясе буенча уздырыла. Анда барлыгы 2300 конкурсант һәм эксперт канашачак. Шулай итеп, әлеге ярышлар өч этапта үтә:
1 этап – 13-15 ноябрьдә WorldSkillsның – 76 компетенциясе, WorldSkills юниорлар юнәлешендә 39 компетенциядәге ярышлар.
2 этабы – 20-22 ноябрьдә WorldSkillsның – 10 компетенциясе, WorldSkills юниорлар юнәлешендәге 19 компетенциясендәге ярышлар.
3 этабы – WorldSkillsның – 10 комтенциясе, WorldSkills юниорлар юнәлешендә 8 компетенциясендәге ярышлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев