Логотип Идель
Белми калма

VOLGA FASHION SHOW: 3 МӘЙДАНЧЫК, ТӨРЛЕ ФОРМАТ ҺӘМ ГАҖӘЕП ДЕФИЛЕ

12 августта Казанда Volga Fashion Show уза. Әлеге мода дөньясының мөһим вакыйгасында Россия дизайнерлары үз коллекцияләрен күрсәтәчәк. Бу юлы мода вакыйгасы бөтен шәһәрне колачлап, берьюлы өч мәйданчыкта төрле форматта үткәреләчәк.

Быел чараны оештыручылар фикер алышу өчен тема итеп ясалма интеллект һәм аның иҗади процессларга йогынтысын сайлады. Шуңа күрә 12.00 сәгатьтә Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк мәйданчыгында «ИИ в моде. Помогает ли искусственный интеллект дизайнерам или отбирает у них хлеб?» темасына эшлекле иртәнге аш үтәчәк. Чакырылган спикер Мария Шевченко – Россиядә беренче 3D-конструирование һәм визуализация мәктәбенә нигез салучы, Британия дизайн мәктәбе укытучысы. 

15.30да исә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе залында мода тарихчысы Мэган Виртанен белән «Иске традицияләр һәм яңа перспективалар» темасына Open-talk уза. Сүз Россия халыклары киемнәренә хас булган традицион мотивлар һәм стильләрнең заманча модада ничек үзгәрүе, ни өчен аларның актуаль булуы һәм яшь дизайнерларның аларны үз иҗатында ничек куллана алуы турында барачак.  

Фестивальнең төп мәйданчыгы һәм кульминация өлеше – «Ak Bars Retro Cars»та  Россия дизайнерлары дефилесы. Биредә 18.00 сәгатьтә кунакларны виртуаль тавыш ярдәмчесе София сәламләп, төсле лазер шоу үткәрәчәк. Аннары нон-стоп форматында дефиле уздыру планлаштырыла. Утызга якын катнашучы яңа кием коллекцияләрен күрсәтәчәк. Биредә Казаннан «Mazaltovman», Төмәннән «Kira Kuznetsova», Мәскәүдән «Giiipno», Волгоградтан «N. line», Түбән Новгородтан «MaViSe», Новосибирскидан «Svetlana Shpadyreva» һәм башка бик күп дизайнерлар үз хезмәтләрен тәкъдим итәргә тели. Аерым блок балалар киеменә дә багышланыр дип көтелә.

Шоу нәтиҗәләре буенча дизайнер-финалистлар билгеләнәчәк. Нәкъ менә алар 2023 елның октябрендә Мәскәүдә Volga Fashion Week профессиональ мода атналыгында катнашырга тиеш. Җиңүчеләрне профессиональ жюри бәяли. Фестивальнең рәсми сайты белән биредә танышып була: https://volga-fashion.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев