«ИДЕЛ БУЕ БАТЫРЛАРЫ» ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ НӘШРИЯТ ПРОЕКТЫ ДИП ТАНЫЛДЫ
Татар Балалар Нәшрияты «Төп сүз» Россия Федерациясе тел күптөрлелеген саклау өчен VII Бөтенроссия иҗтимагый премиясе бәйгесендә җиңде. Рус, татар, мари, чуаш, удмурт, мордва халык әкиятләре мотивлары буенча «Идел буе батырлары» нәфис-анимацион басмалар сериясе елның иң яхшы нәшрият проекты дип танылды.
«Идел буе батырлары» – Волга буе халыклары әкиятләре мотивлары буенча язылган батырлар турында балалар китаплары сериясе. Аларда Камыр-батыр, Вольга, Маршан, Сабан, Йаван-паттарһ һәм Селта балаларны батырлыкка, үзара ярдәмгә, халык зирәклегенә өйрәтә. Һәр әкият милли телдә, шулай ук рус һәм татар телләрендә язылган. Һәр китап нигезендә мультфильм төшерелгән. Аларны китап тышлыкларында урнаштырылган QR-кодлар аша карарга мөмкин. Бу мультфильмнар балаларны Идел буе халыклары фольклоры дөньясына җәлеп итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
29 сентября 2025 - 12:44
ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев