ВОКЗАЛДА КОРОБКАДА ЯШӘҮЧЕДӘН - МИЛЛИОНЕРГА!
Казанда Таҗикистан режиссеры Мөхеддин Мөзәфәрнең «Один на миллион»( Миллионга бер) дип исемләнгән мотивацион фильмын күрсәтәчәкләр.
«Один на миллион» - «Сугдсинамо» Таҗикистан киностудиясенең Россия, Казахстан һәм Кыргызстан кинематографистлары белән берлектә иҗат ителгән автобиографик фильмы.
Биредә Михаил Горев, Александр Песков, Любовь Фирсова, Татьяна Горобченко, Фируз Рахманова, Лотфулла Давлатзода, Азиз Бейшеналиев, Болот Тентымишев, Годжа Сургуладзе, Жамиля Сыдикбаева кебек актерлар һәм фильмның төп герое - халыкара бизнес-тренер, психология фәннәре докторы Саидмурод Давлатов төшкәннәр.
«Один на миллион» фильмы чынбарлыкка нигезләнгән. Анда бара торган вакыйгалар 1978 -2018 еллар аралыгын колачлый. Таҗикстанда Дарг дигән кечкенә авылдан чыккан гади бер малайның Нью -Йорк мегаполисында миллионер дәрәҗәсенә җитү тарихын тиздән үз күзләрегез белән күрә алачаксыз
Фильмның эчтәлеге, тамашачыларга кайчан күрсәтелүе турында тагын да тулырак алдагы язмаларда укыгыз!
Зилә ДӘРҖЕМАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ
Нет комментариев